Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Россия акыл эшчәнлеге «җимешләрен» хосусыйлаштыруга алына
2013 елның 15 ноябре, җомга
Россиядә моңарчы интеллектуаль милек өлкәсендә эшләнгән бердәм сәясәт булмады. Илдә вәкаләтләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле ике дистәдән артык федераль орган исәпләнүе – шуның ачык мисалы. Шуны күздә тотып, бүгенге көндә интеллектуаль милек базарына кагылышлы төп функцияләрне һәм вәкаләтләрне махсус федераль органда берләштерү зарурлыгы күтәрелә. Ул әлеге өлкәдә бердәм дәүләт сәясәтен булдыруда тәүге адым булачак.
РФ Федерация Советы Рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның күптән түген Казанда узган күчмә утырышында сүз нәкъ шул хакта барды. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланган иде. Сүз уңаеннан, Федерация Советы Рәисе карамагындагы әлеге орган интеллектуаль милек өлкәсендә законнар нигезендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны камилләштерү максатыннан узган елның башында төзелгән иде. Совет үз составында әлеге өлкәгә караган абруйлы белгечләрне берләштерә. Алар арасында Икътисади үсеш, Мәгариф һәм фән, Оборона министрлыклары, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары, дәүләт фәнни үзәкләре, бизнес структуралар һ.б.ның вәкилләре бар.
Бүген вазгыять шундый: дөнья базарында фәнни казанышларга нигезләнеп гражданнар өчен җитештерелгән продукциядә Россиянең өлеше ярты процент чамасы гына. «Моның төп сәбәбе бездә инновацияле идеяләргә, уйлап табуларга кытлык булуда түгел, ә аларның гамәлдә кулланылышка кертелмәвендә», – дип ассызыклый Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Мәгълүм булганча, Россиядә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә заказлар нигездә дәүләт тарафыннан формалаштырыла. Шуңа да фәнни тикшеренүләргә тотыла торган чыгымнарының 75 процентлап өлеше дәүләт казнасыннан финанслана. Ә бизнес 25 процентына гына акча бирә. Дөньяның алга киткән илләрендә фәнни тикшеренүләрне финанслау пропорциясе бездәгенең капма-каршысы. Аларда бу өлкәгә дәүләт казнасы чыгымнары 25-30 проценттан артмый, калган өлешен тулысынча аны гамәлгә ашыруга алынучы инвесторлар финанслый.
Бездә бүген НИОКРны төп финанслаучы дәүләт булганга, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларның да зур өлеше дәүләт кулында. Тик моннан бер як та отмый: әлеге иҗат «җимешләренең» зур өлеше, кулланылышка кертелмичә, киштәләрдә ята бирә. Шуңа күрә, хәзер ил җитәкчелеге интеллектуаль милекне хосусыйлаштыру турында сүз алып бара.
Валентина Матвиенко искәртеп узганча, сүз дәүләтнең теге яки бу интеллектуаль милеккә булган хокукларын түләүсез нигездә заказны башкаручыларның үзләренә яки шәхси милекчеләргә тапшыруы турында бара. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең махсус карары да чыккан.
Федерация Советының фән, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Виктор Косоуров ассызыклавынча, илдә интеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне камилләштерү ихтыяҗы кимендә ике бурычны хәл итүгә бәйле. Ул, беренчедән, интеллектуаль милеккә хокукның заманча цивилизацияле базарын формалаштыру өчен кирәк булса, икенчедән, фәнни эшләнмәләргә тотылучы чыгымнар пропорциясен үзгәртү (төп өлешен аны кулланылышка кертүче бизнес финанслый торган итеп) өчен кирәк. «Шуңа күрә, әлеге өлкәдә дәүләт сәясәтен эшләүне һәм гамәлгә ашыруны бердәм федераль орган башкарырга тиеш», – дип саный ул.
РФ Федерация Советы Рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның моңа кадәр узган утырышларының берсендә бу хакта тәкъдим әзерләнеп, РФ Хөкүмәтенә юлланган булган. Советның әлеге тәкъдиме Хөкүмәт тарафыннан хупланган. Интеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне берләштергән бу орган Роспатент базасында төзеләчәк федераль хезмәт булачак. Аның эшчәнлеге ил Хөкүмәте тарафыннан координацияләнәчәк. Виктор Косоуров әлеге федераль хезмәт киләсе елның 1 июленнән дә соңга калмый эшли башларга тиеш, дигән ышаныч белдерде.
Россиядә интеллектуаль милек базарын үстерү буенча озак вакытлы дәүләт стратегиясен эшләү әлеге өлкәдә икенче мөһим адым булачак. Бу документны кабул итү һәм эшләтү яңа төзеләчәк федераль хезмәтнең беренче бурычы булачак. «Стратегия киләсе ел ахырына кадәр каралып, 2015 ел башыннан эшли башлар дип уйлыйбыз», – ди Виктор Косоуров.
Интеллектуаль милек мәсьәләләренә багышланган әлеге мөһим утырышның Татарстанда уздырылуының җитди сәбәбе бар. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко билгеләп узганча, республика үз мисалында төбәкләр дәрәҗәсендә инновацияле активлыкны нәтиҗәле стимуллаштыру үрнәген күрсәтә. Татарстан ил төбәкләре арасында беренче булып «2013-2020 елларда ТРда интеллектуаль милек базарын үстерү» дигән максатчан программасын кабул итеп, гамәлгә дә ашыра башлады. Валентина Матвиенко аны интеллектуаль милек өлкәсендә беренче төбәк стратегиясе дип атады.
Бүгенге көндә интеллектуаль милекне ил күләмендә үстерү буенча 2013-2014 елларга беренчел әһәмияттәге чаралар планы расланган. Аларның үтәлешен координацияләү РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән. Интеллектуаль милек базарын үстерү буенча төбәкләрнең үз программаларын булдыру нәкъ менә беренчел чаралар планында урын алган.
«Инновацияле икътисадны көйләүне, интеллектуаль хокукны җайга салуны бары федераль органнар вәкаләтендә генә дип санау дөрес түгел. «Эстафета»ны төбәкләр алырга тиеш. Һәр төбәкнең интеллектуаль милек өлкәсендә үз стратегиясе булырга тиеш. Татарстанның бу өлкәдәге уңай тәҗрибәсе һәм үз программасын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләре башка төбәкләр программаларын эшләгәндә дә исәпкә алынырга тиеш», – дип ассызыклады Совет рәисе.
«Шәһри Казан» газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз