Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Эшләр бара яхшыга
2013 елның 15 ноябре, җомга
Киләсе елга Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ел башыннан ук ярдәм кулы сузмакчы. Әгәр моңа кадәр эшкуарлар республиканың “Лизинг-грант” программасында июль-август айларыннан башлап кына катнаша алсалар, 2014 елда акчалата ярдәм беренче кварталдан ук бирелә башлар дип көтелә.
Әлеге яңалыкны журналистларга ТРның икътисад министры урынбасары, Эшмәкәрлеккә яр¬дәм итү департаменты җитәкчесе Рөс¬тәм Сибгатуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, болай эшләү авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш алып барган эшмәкәрләр өчен отышлы булачак. Ягъни “Лизинг-грант” программасы нигезендә алар үзләренә кирәкле техниканы язгы чәчүгә керешкәнче юнәтә алачак. Моңа кадәр исә әлеге мөмкинлек елның икенче яртысында гына бирелә иде. Һәм бу аграр бизнес өлкәсендә берни¬кадәр тоткарлыклар китереп чыгаруга сәбәпче булды.
Республиканың кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы елдан-ел камилләшә баруын уңай факт буларак билгеләп үтмичә булмый. Әгәр программа старт алган 2011 елга кайтсак, ул вакытта үз бәхетен сынап карарга теләгән эшмә-кәрләрнең күпчелеге грант алуга катнашу заявкасын да, бизнес-проектларын да үзләре төзи белмиләр иде. Шул сәбәпле, хаталы документ хуҗалары конкурстан төшеп кала бардылар. Хәзер бу җитеш¬сезлекләр бете¬релгән һәм комиссия конкурска килгән бер генә проектны да игътибарсыз калдырмаган.
Быел эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы өчен бүлеп бирел¬гән акча да артты – 2,6 миллиард сум. Шуның 33 проценты эшмә¬кәрләргә финанс ярдәме өчен, калган 67 проценты эшмә¬кәрлек инфраструктурасы өчен тотыла. “Ли¬зинг-грант” программасына быел 800 эшмәкәр дәгъва кылган булган, бәхет шуларның 742сенә елмайган (узган ел исә җиңүчеләр исем¬легендә 540 эшмәкәр иде). Шу¬ларның өчтән бере авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш алып бара. Төзелеш материаллары, азык-төлек продукциясе җитештерү¬челәр, полимерларны эшкәртү¬челәр дә шактый. Аларга 740 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Тик грант күләме үзгәрергә дә мөмкин икән әле. Рөстәм Сибгатуллин сүзләренә караганда, бәйгенең акчалата ярдәме өлеше тулысынча тәмамланмаган әле – “Лизинг-грант”¬ һәм инновацияләр юнәле¬шендәге программаларны ахырга җиткерәсе бар.
2013 елда кече һәм урта эш¬мәкәрлек белән шөгыль¬ләнүче¬ләрдән субсидияләр алуга гаризалар кабул итү 30 октябрь көнне тәмамланды. Хәзер комиссия әгъзалары эшләрне тикшерү белән шөгыльләнә.
– Безгә килгән проектлар арасында шактый кызыклылары һәм үзенчәлеклеләре бар. Әйтик, полиуретан нигезендә эшләнгән җы¬лыту материалы җитештерү проекты, ракка каршы вакцина эшләп чыгару буенча проект, яңа төрле урам яктырткычлары җитештерү проекты... Быел көндәшлек көчле, шуңа да үз эшләрен яклауга киләчәк эшмәкәрләргә чыгыш ясарга яхшылап әзерләнергә киңәш итәм, – диде Рөстәм Сибгатуллин.
“Ватаным Татарстан”, /№ 186, 15.11.2013/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз