ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга

Субсидияләр алуга конкурс гаризалары Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендә һәм аның районнардагы вәкиллекләрендә 2013 елның 30 ноябренә кадәр һәр эш көнендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Субсидияләр бирү тәртибенә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, конкурс гаризасы составына кергән мәҗбүри документлар исемлеге кыскартылган, бу авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы әгъзасы булган һәм займ алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының субсидияләр бирү тәртибендә расланган таләпләргә туры килүен дәлилли торган документларны төшереп калдыруга карый.

2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутатлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашында видеоконференция үткәрелде. Ул Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган иде. Киңәшмәне Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитеты әгъзасы Ришат Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин алып барды. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы объектларын һәм республикада әзерләнә торган чараларны гамәлдәге һәм кабул ителәчәк федераль максатчан һәм дәүләт программаларына кертүгә, федераль бюджеттан акчалар бүлеп бирүгә бәйле башка юнәлешләргә, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм инновацион территориаль кластерларны үстерү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өлешендә федераль законны камилләштерүнең кайбер юнәлешләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Эш төркемнәре буенча җаваплылар – министрлар урынбасарлары үз эш төркемнәре эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоттылар.
2013 елның 16-17 октябрь көннәрендә «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт төбәк үзәге» Федераль бюджет учреждениесе «Фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен икътисадый әйләнешкә кертү максатында СМҮ ФБУнең хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү концепциясе» дип аталган семинар оештырды. Бүген, 2013 елның 17 октябрендә, семинар кысаларында «Төбәкләрнең инновацион үсеше: уңыш факторлары һәм тәэмин итү чаралары. Стандартлаштыру, метрологияне куллану һәм инновацион продукцияне җитештерүгә куюның максатларга туры килүен раслау мәсьәләләре» темасы буенча «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Спикерларның берсе сыйфатында «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты. Татарстан Республикасы Россиянең иң көчле инновацион төбәкләре бишлегенә керә, ә Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясендә катнанашучы төбәкләр арасында 1нче урында тора. Татарстан Республикасында фән, технология һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре арасында нанотехнологияләр, биотехнологияләр, фундаменталь һәм гамәли медицина, полимер, композицион һәм энергия белән туендырылган материаллар, фән сыйдырышлы машина төзелеше һ.б. бар.
Бу атнада Татарстан Республикасында инвестицион салым кредитын бирү турында карар кабул итү йөкләтелгән орган буларак билгеләнгән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында әлеге кредитларны бирү шартларын һәм тәртибен аңлату буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә республиканың кызыксынган предприятиеләре вәкилләре катнашты. Хәтерегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты турында»гы 2011 елның 10 октябрендәге 68-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына (сылтама) ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты Татарстан Республикасы территориясендә хуҗалык алып баручы оешмага бирелергә мөмкин. Бу очракта берничә нигез булырга тиеш, шул исәптән инновацион эшчәнлек, техник яктан яңадан кораллану, гамәлдәге җитештерүләрне яңарту һәм яңаларын сафка бастыру. Инвестицион салым кредиты түбәндәге салымнар буенча бирелә: Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле өлешендә оешмаларның табышына салым; оешмаларның мөлкәтенә салым; транспорт салымы.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында республикада туризмны үстерү буенча бик зур эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта башкалада туристлар өчен инфраструктура тулысынча әзер диярлек. Тик инфраструктура булу гына җитми шул - кызыклы урыннарны кунакларга дөрес итеп тәкъдим итә белергә дә кирәк.

Татарстан бизнес-туризмга өстенлек бирә

Бүген Казанда Россиядә туризм тармагын үстерүгә багышланган халыкара форум ачылды. Чараның Татарстанда уздырылуы юкка түгел. Соңгы елларда республика туристларда зур кызыксыну уята. Әлбәттә, бу вәзгыятькә, беренче чиратта, спорт һәм мәдәни чаралар аеруча йогынты ясый.

Шулай да, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикабызны танытуда зур роль уйный торган тагын бер юнәлеш бар. Ул да булса - бизнес-туризм. «Без республика территориясендә төрле халыкара, россиякүләм конференцияләр, фәнни-гамәли форумнар, нефть сәнәгате, банклар эшчәнлеге белән бәйле чаралар уздырырга тырышабыз. Әлеге чараларга, кагыйдә буларак, бик күп халык җыела. Аларга эшлекле очрашулардан тыш, Казан шәһәре, республика буйлап экскурсияләр дә оештырыла», - дип белдерде үзенең чыгышында премьер-министр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) федераль җиренә эш визиты барышында “Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында булды. Татарстан делегациясенТюрингия икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг озата йөрде.
“Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында югары технологияләр өлкәсендә эшләүче эре трансмилли компанияләр тупланган. Алар барысын да җитештерүләренең интеллектуаль булуы, глобаль базарларга омтылулары, гаять катлаулы югары җаваплылык таләп итә торган заказларны үтәүгә әзер торулары берләштерә. Бүген сәнәгать зонасы территориясендә 80 шундый компания бар.
Шуларның берсе – BorgWarner эшчәнлеге белән Татарстан Президенты җентекләбрәк танышты.
BorgWarner Transmission Systems Arnstadt GmbH компаниясе трансмиссиянең югары технологик төеннәрен һәм агрегатларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә һәм аның 18 илдә 60тан артык үзәге бар. Borg Warner автомобиль сәнәгатенең барлык танылган лидерлары өчен диярлек автокомпонентлар җитештереп бирә.
2013 елның 14 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының яңа төркеменең оештыру җыелышы узды. Яшь идарәчеләр өчен әлеге чара 2013/2014 уку елының башлануын аңлатты. Барлыгы 185 кеше укырга кереште. Җыелышта КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе, КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наилә Баһаветдинова, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе урынбасары Михаил Одиноков һәм Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе җаваплы секретаре Наил Мадиев катнашты. Татарстан Республикасында Президент программасын 16 ел гамәлгә ашыру дәвамында республиканың 1936 идарәче кадры яңа һөнәри әзерлек узды, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Наил Мадиев. 285 кеше чит илләрдә стажировкада булды.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ 2013 елның 15 октябреннән 2013 елның 10 декабренә кадәр һәр сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 11.00 сәгатьтә «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ һәм Сатып алу институтлары милли ассоциациясе экспертлары катнашында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу процедураларында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм иҗтимагый контрольнең яңа институтларын кертү мәсьәләләре буенча бушлай онлайн укулар үткәрә. Вебинарларда катнашу өчен Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырыла. Белем бирүче теләсә кайсы вебинарда катнашу өчен, оешманың исемен, катнашучы(лар)ның исем-фамилиясен, атасының исемен һәм элемтә өчен мәгълүмат (телефон, e-mail) күрсәтеп, info@gosreforma.ru буенча электрон почтага хат җибәрү сорала. Катнашу турында төгәлрәк мәгълүматны сылтама буенча белергә, шулай ук (495) 989-48-67 телефоны аша ачыкларга була.
2013 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Радик Гайзатуллин депутатларны киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды, комитет карамагындагы мәсьәләләрнең ничек финансланачагы турында хисап тотты. Ул үз чыгышында 2014 елда федераль бюджеттан сыйныф җитәкчелеге өчен акча килмәячәген, бу максатлар өчен республика бюджетында акча карау зарурлыгын билгеләп үтте.
РФ Президентының май указларын тормышка ашыру максатыннан, 2016 елга республика бюджетында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен акча күләме 111 млрд. сумга җитәчәген хәбәр итте.
Комитет колачлаган өлкәләргә 2014 ел бюджетында акча бүленешенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Җыелма бюджетта белем бирү өлкәсенә - 59,9 млрд. сум (әле монда федераль акчалар кермәгән), мәдәният, кинематография өлкәсенә - 6,4 млрд. сум, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлегенә 1,153 млрд. сум акча (аның 541 млн. сумы – вакытлы матбугатка, 581 млн. сумы теле-радио тапшыруларга) карала. 2013 ел белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсенә каралган чыгымнар 7,4 млрд. сумга арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International