Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча бәйге оештырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды һәм аларның һәрберсенә 1әр млн сум күләмендә бюджет акчалары биреләчәк. Һәр муниципаль районга биреләчәк грантлар саны әлеге районнар составына кергән авыл җирлекләрендә яшәүче халык санына бәйле рәвештә билгеләнде: 2 грант – авыл җирлегендәге халык саны 22 мең кешегә кадәр булганда; 3 грант – авыл җирлегендәге халык саны 22 мең кешедән артып киткән очракта.
Грант акчалары Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итә торган объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларны төзекләндерүгә һәм анда социаль инфраструктура объектлары булдыруга, Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелергә мөмкин.