ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгында төбәкләр үсеше министры урынбасары Владимир Дедюхин рәислегендә Россиянең Кече шәһәрләрен үстерүнең федераль максатчан программасы проектын төзү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасыннан эшче төркем составына икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин керә. Утырышта Россия Кече шәһәрләре берлеге президенты Евгений Марков, Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре һәм министрлыклары вәкилләре, шулай ук эшләнүче концепциянең төп нигезләмәләрен әзерләү белән шөгыльләнә торган «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ хезмәткәрләре катнашты. Утырыш барышында «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ генераль директоры Софья Иванова булачак «2020 елга кадәр Россия Федерациясе кече шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше» максатчан программасының төп нигезләмәләрен эшләү турында доклад белән чыгыш ясады.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты үз чиратында "РЖД" ААҖ, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына зур рәхмәтен белдерде. «Россия тимер юллары элек, бүген һәм киләчәктә дә безнең стратегик хезмәттәшебез булып калачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
УЛ РЖД һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов китергән саннар буенча республикада тимер юлларның озынлыгы 1889 километр, 25 вокзал эшләп килә, 210 пассажирлар өчен тукталу пунктлары бар. Тимер юл өлкәсендә 17 мең Татарстан Республикасында торучылар эшли. 2013 елның 9 аенда Татарстанда тимер юллар 6,2 млн пассажир, 11,6 млн тонна йөк йөрткән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы һәм әлеге эшчәнлеккә тиешле лицензияләре булган предприятиеләр арасында социологик сораштыру анализы уздырды. Сораштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы белән Татарстанстат тарафыннан үткәрелде. Игътибарыгызга нәтиҗәләрне тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек алуга, квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алуга булган чыгымнарын субсидияләүгә кагылышлы сораулар буенча интервью бирде. Ул ярдәм итүнең әлеге формасын гамәлгә ашыру идеясенең каян килгәне, кече һәм урта бизнес вәкилләренең әлеге конкурста катнашу шартлары һәм инде тәмамланган бәйгеләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
2013 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр белән видеоконференция режимында оештырылаган һәм Дәүләт муниципаль хезмәтләренең федераль реестрындагы мәгълүматларны актуальләштерүгә багышланган семинарда катнаштылар. Әлеге чара Тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару шартларын яхшырту максатында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2013 елның 19 сентябрендәге 1нче Беркетмәсен үтәү йөзеннән уздырылды. Безнең республикада «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмати системасы уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта республика Порталында 600дән артык дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген ТР буенча Баш федераль инспектор аппаратында РФ Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Борис Титов федераль органнарның территориаль органнары җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашуда эшмәкәрләрдә туган проблемаларны хәл итү өчен, ведомствоара эш төркемен булдыру турында мәсьәлә күтәрелде.
“Хәзерге вакытта безнең тарафтан ТР территориясендә хокук саклау органнары белән элемтәләр җайга салынган, моннан тыш, эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре турында бергәләп сөйләшү тәҗрибәсе бар”, - дип билгеләде ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.
“Бүген эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил институтының хокук саклау органнары белән консультатив бердәмлегенең һәм элемтәдә торуының кирәклеге бар. Без беренчеләрдән булып, ТР буенча Баш федераль инспектор һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил арасында багланышлар турында килешү имзаладык.
Минемчә, бүгенге очрашуда сез җитәкләгән ведомстволар вәкилләре катнашында эш төркемен булдыру мөмкинлеге турында мәсьәләне сөйләшү урынлы булыр”, - дип тәкъдим итте ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов.
Очрашу соңында ведомствоара эш төркеме турында нигезләмә проектын эшләргә карар кылынды.
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан гамәлгә куелган Интернет-инициативаларны үстерү фонды (ИИҮФ) үз эшен агымдагы елда башлап җибәрде. Фонд үз алдына куйган максатларның берсе – проектлар үсешен башлангыч стадиядә үк финанс һәм эксперт ярдәме ягыннан үз канат астына алу. Россиянең һәр гражданины алга таба үсеш өчен финанс таләп ителгән үз интернет-проектын (стартаптан алып уңышлы эш итүче онлайн-бизнеска кадәр) түбәндәге адрес буенча Фонд сайтында терки ала: www.iidf.ru яки www.фрии.рф. Фонд идарәсендәге средстволар күләме 6 млрд сумны тәшкил итә. 3 ел эчендә 400дән артык Россия интернет-проектын финанслау ниятләнә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыра башлый. Республика муниципаль районнарында күчмә бизнес-лагерьлар һәм зона конференцияләре, дистанцион бизнес-белем бирү, шулай ук «Форсайт – Татарстан: 2050» һәм «Бер адым алга» республика конференцияләрен уздыру планлаштырыла. Яшьләрне һәм яше 30га кадәрле булган эшкуарларны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз.
«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволар хисабы» бердәм дәүләт хисап системасында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) оештыру һәм аларның эше турында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары буенча хисап урнаштырылган. Хисапта күпфункцияле үзәкләрнең муниципаль районнарда урнашкан урыны, КФҮдә кабул итү тәрәзәләренең саны һәм хисап периоды эчендә күрсәтелгән хезмәт күләме урын алган. Хисапка шулай ук КФҮ урнаштырылачак биналарга капиталь төзекләндерү эшенең барышы турында мәгълүмат та кертелгән. Биредәге мәгълүмат атна саен яңартылып торачак.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасында үз керемнәребез 117,4 млрд. сум күләмендә тупланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
“2013 елның 9 ае эчендә безнең территориядән акча кертүләр 248,9 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда артыграк булып чыга, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төп өлеше - 141,7 млрд. сум - нефтькә таможня пошлинасыз чаралар, ягъни чиста салым түләүләре, аларны Татарстан Республикасы федераль бюджетка кертте”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International