ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы ведомстволары катнышында Татарстан Республикасы Муниципаль районнарында күпфункцияле үзәкләр эеше буенча киңәшмә узды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының 5 районында күпфункцияле үзәкләр эшләп килә.
Киңәшмә йомгаклары беунча ноябрь азагына Республиканың 8 районнарында күпфункцияле үзәкләр булдырылыр дип планнаштырыла.
Киләсе елга Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ел башыннан ук ярдәм кулы сузмакчы. Әгәр моңа кадәр эшкуарлар республиканың “Лизинг-грант” программасында июль-август айларыннан башлап кына катнаша алсалар, 2014 елда акчалата ярдәм беренче кварталдан ук бирелә башлар дип көтелә.

Әлеге яңалыкны журналистларга ТРның икътисад министры урынбасары, Эшмәкәрлеккә яр¬дәм итү департаменты җитәкчесе Рөс¬тәм Сибгатуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, болай эшләү авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш алып барган эшмәкәрләр өчен отышлы булачак. Ягъни “Лизинг-грант” программасы нигезендә алар үзләренә кирәкле техниканы язгы чәчүгә керешкәнче юнәтә алачак. Моңа кадәр исә әлеге мөмкинлек елның икенче яртысында гына бирелә иде. Һәм бу аграр бизнес өлкәсендә берни¬кадәр тоткарлыклар китереп чыгаруга сәбәпче булды.
Россиядә моңарчы интеллектуаль милек өлкәсендә эшләнгән бердәм сәясәт булмады. Илдә вәкаләтләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле ике дистәдән артык федераль орган исәпләнүе – шуның ачык мисалы. Шуны күздә тотып, бүгенге көндә интеллектуаль милек базарына кагылышлы төп функцияләрне һәм вәкаләтләрне махсус федераль органда берләштерү зарурлыгы күтәрелә. Ул әлеге өлкәдә бердәм дәүләт сәясәтен булдыруда тәүге адым булачак. РФ Федерация Советы Рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның күптән түген Казанда узган күчмә утырышында сүз нәкъ шул хакта барды. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланган иде. Сүз уңаеннан, Федерация Советы Рәисе карамагындагы әлеге орган интеллектуаль милек өлкәсендә законнар нигезендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны камилләштерү максатыннан узган елның башында төзелгән иде. Совет үз составында әлеге өлкәгә караган абруйлы белгечләрне берләштерә. Алар арасында Икътисади үсеш, Мәгариф һәм фән, Оборона министрлыклары, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары, дәүләт фәнни үзәкләре, бизнес структуралар һ.б.ның вәкилләре бар.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 13нче ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин Кама Аланы штп.ның киләчәк үсеше буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә «Кама Аланы штп.» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ,“Татинвестгражданпроект” ДУП hәм “Түбәнкаманефтехим” ААҖ вәкилләре катнашты
Киңәшмә барышында « “Кама Аланы” индустриаль паркын үстерү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру сорауларын карадылар. Әлеге парк эшсезлекне киметергә hәм җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

«Бухгалтерлык исәбе турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 2 ноябрендәге 292-ФЗ санлы Федераль закон белән кече эшкуарлык субъектларының бухгалтерлык исәбе алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Хәзерге вакытта кече бизнесның барлык субъектларына (салым салу режимына бәйсез рәвештә) бухгалтерлык исәбен алып баруның гадиләштерелгән системасын куллану рөхсәт ителде, шул исәптән гадиләштерелгән бухгалтерлык хисабын да кертеп.
Әлеге законга ярашлы рәвештә шундый ук мөмкинлек коммерциячел булмаган оешмаларга да бирелә, әмма бер шарт белән: моннан алдагы хисап елында аларга кергән акча һәм башка мөлкәт 3 млн сумнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта бухгалтерлык исәбенең гадиләштерелгән системасыннан адвокатлар коллегиясе, адвокат бюролары, юридик консультацияләр, адвокат һәм нотариаль палаталар,торак һәм торак-төзелеш кооперативлары, кредит һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары, микрофинанс оешмалары, үзара иминиятләштерү җәмгыятьләре, дәүләт секторы оешмалары, дәүләт корпорацияләре һәм дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, аларның төбәк бүлекләре яки башка структур подразделениеләре, үзкөйләнүле оешмалар, коммерциячел булмаган оешмалар-чит ил агентлары файдалана алмыйлар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм «Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Республика яшьләр форумы-2013не үткәрә.
Форум кысаларында эш түбәндәге мәйданчыкларда барачак: «Яшьләр фәне һәм инновацияләр», «Архитектура һәм шәһәр мохите», «Мин эшкуар», «Инициатива», «Куркынычсызлык», «Илһам», «Мәгълүмат ташкыны», «Киләчәккә старт».
«Мин эшкуар» мәйданчыгының кураторы Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты бирү турындагы карарны килештерү һәм кабул итү тәртибен раслау турында" 2013 ел, 6 сентябрь, 642 нче карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Инвестицияле салым кредиты килешү формасын раслау боерыгына кул куйды.
Инвестицияле салым кредиты килешү формасы әлеге налог түләвен киметүне, кредит суммасын, инвестицияле салым кредиты бирүнең нигезләрен һәм шартларын билгели.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 14 һәм 15 ноябрьләрендә Новосибирск шәһәрендә "ТЕХНОПРОМ-2013" Технологик үсеш беренче халыкара форумы булачак.
Форум инновацион икътисадны үстерүгә юнәлтелгән.
Форымның төп партнерлары: Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе, Россия фәннәр академиясе h.б.
"ТЕХНОПРОМ-2013" Технологик үсеш беренче халыкара форумы оештыру комитетын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкли.
2013 елның 13 нояберендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча бәйге оештырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды һәм аларның һәрберсенә 1әр млн сум күләмендә бюджет акчалары биреләчәк. Һәр муниципаль районга биреләчәк грантлар саны әлеге районнар составына кергән авыл җирлекләрендә яшәүче халык санына бәйле рәвештә билгеләнде: 2 грант – авыл җирлегендәге халык саны 22 мең кешегә кадәр булганда; 3 грант – авыл җирлегендәге халык саны 22 мең кешедән артып киткән очракта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International