Искәртеп узабыз, “Чистай” индустриаль паркында яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде.
“Дельрус” халыкара фәнни-җитештерү компаниясе Россия медицина җиһазлары базарында иң зурысы санала. Компания индустриаль парк территориясендә барлыгы 4 җитештерү корпусы төзергә җыена. 2017 елга проектка 700 млн. сум кертергә планлаштыра. Дүрт производствода 120 дән артык эш урыны булдырылачак.
Яңа индустриаль мәйданчыкта беренче производство ачылышы озак көтелгән вакыйга, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда технопарк проектларының гомуми кереме 66 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк, ә “Алабуга” МИЗ күрсәткечләре белән бергә – 140 млрд. сум чамасы. Бу Россиянең кайбер төбәкләрендә тулай төбәк продукты белән чагыштырырлык.
2013 елның 15нче ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
Анда Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.