ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “3М Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Әлеге чара “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.
ЗМ компаниясенең Россиядәге икенче җитештерү комплексына “3М Волга” исеме бирелде һәм ул 2014 ел азагында эшли башлаячак. “3М Волга” заводы Россия нефть-газ операторлары тарафыннан 20 ел буена файдаланыла торган һәм Россия нефть-газ проектларында үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләгән сәнәгать продукциясе чыгара. Бу, шул исәптән коррозиягә каршы материаллар, ябышучан ленталар, абразив материаллар, бораулау измәләренең һәм цементларның тыгызлыгын киметә торган һәм нефть һәм газ чыгарганда кулланыла торган пыяладан эшләнгән куыш эчле микросфералар һәм башка продукция.
2013 елның 12 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Халыкара сәүдә үзәгендә «БСО шартларында Россия бизнесы стратегиясе» исеме астында конференция узды.
Конференция барышында Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларына Россиянең экономик хәле турында һәм башка сораулар буенча фикер алыштылар.
Чара турында төгәлрәк мәгълүматны http://wto.wtcmoscow.ru/ сайтында белеп була.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ 2013 елның 13 нояберендә «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ һәм Сатып алу институтлары милли ассоциациясе экспертлары катнашында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу процедураларында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм иҗтимагый контрольнең яңа институтларын кертү мәсьәләләре буенча ачык киңәшмә үткәрә. Киңәшмәгә Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырыла.. Катнашу турында төгәлрәк мәгълүматны (495) 989-48-67 телефоны аша ачыкларга була.


2013 елның 13 нояберендә Мидхәт Шаһиәхмәтов Бурятия Республикасы икътисад министры -Бурятия Республикасы Хөкүмәте әгъзасы Татьяна Думнова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында узды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның мәгълүмат технологияләрен үстерү, “Ачык Татарстан”, “Халык контроле”, “Электрон Хөкүмәт” һәм башка проектларындагы тәҗрибәсе турында сөйләде . Шулай ук Татарстанның инновацион һәм индустриаль мәйданчыкларны, технополис, технопарк, бизнес-инкубаторлар оештыруда тәҗрибәсе бик зур. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры “Алабуга” махсус икътисадый зонасы һәм аның территориясендә яңа производстволар оештыру, инвесторлар җәлеп итү турында сөйләде.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының субсидия алу өчен гаризаларын карау дәвам итә.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Татарстанда эшмәкәрләргә “Лизинг-грант”, “Социаль бизнес”, “Инновацияләр кертү”, “Техник тоташтыру һәм энергетиканы саклау”, мәгариф хезмәтләре чыгымнарын субсидияләү юнәлешләре буенча финанс ярдәм күрсәтелә.
30 октябрьдә “Лизинг-грант” программасы буенча гаризалар кабул итү тәмамланды. Бүгенге көндә 5 программа буенча 742 эшмәкәр гаризасы кабул ителгән. Бу хакта бүген республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрләргә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләргә финанс ярдәм күләме 740 млн сум чамасы тәшкил итә. “Лизинг-грант” һәм “Технологолияләрне кертү” программалары буенча гаризаларны карагач, бу сумма берникадәр артачак. Әмма узган елга караганда, хәзердән үк күрсәткечләр зуррак, конкурс комиссиясе тарафыннан 540 гариза хупланган.
Быел республиканың 750гә якын кече һәм урта эшмәкәренә дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Аларның барысы да Татарстанда гамәлдә булган грант программалары җиңүчеләре дип табылган.

Билгеле булганча, 2013 елда республиканың кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә барлыгы 2,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде (1,2 миллиард сумы - федераль бюджеттан). Әлеге сумманың 33 проценты эшмәкәрләргә финанс ярдәм күрсәтүгә тотылачак, дигән карар кабул ителде.

Эшмәкәрләргә 740 миллион сум җитәрме?

Быел бәйгенең бу өлешендә барлыгы 800гә якын эшкуар катнашкан. Шуларның 742се - грант программасы җиңүчеләре дип табылган.

- Әлеге җиңүчеләрне тиешле субсидияләр белән тәэмин итү өчен 740 миллион сумга якын акча тотылачак. Шулай да, финанс ярдәменә бәйге тулысынча тәмамланды дип әйтеп булмый. «Лизинг-Грант» һәм инновацияләр белән бәйле программаларны тормышка ашырып бетерәсе бар. Шуңа күрә, грант күләме беркадәр үзәгәрәчәк, - дип сөйләде Татарстанның икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин журналистлар белән очрашуда.
2013 елның 14 һәм 15 ноябрьләрендә 10.00 сәгатьтә «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясенең утырышы уздырыла. Югарыда аталган программада катнашырга заявка биргән эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышында катнашырга чакырабыз. Утырышның онлайн трансляциясен түбәндәге адрес буенча карарга була: http://yatv.ru/mert. Утырыш түбәндәге адрес буенча уздырыла: Мәскәү ур., 55нче йорт, 429нчы кабинет.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-51

2013 елның 13 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне, товарларны сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында сатып-алуларны оештыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре һәм хуҗалык итүче җәмгыять вәкилләре өчен бушлай белем бирү семинарлары уза.

2013 елның 11-12 ноябре көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы» программасының зона йомгаклау конференциясе узды. Программаны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырды. Конференция яшьләр эшкуарлыгы проблемаларына багышланган. Исегезгә төшерик, әлеге программа кысаларында шундый берничә чара инде уздырылган иде: 2-3 ноябрьдә - Яшел Үзән шәһәрендә (150дән артык катнашучы), 7-8 ноябрьдә - Чистай шәһәрендә (100дән артык катнашучы), 9-10 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә конференцияләр уңышлы үтте.
2013 елның 12 ноябрендә «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында 2013 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме күрсәтүнең якынча йомгаклары буенча фикер алышуга багышланган брифинг үтте. Брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм министрлыкка караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International