ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 21 нче ноябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 106 нчы каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 28-29 ноябре көннәрендә «Корстон-Казан» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Иҗтимагый форумы уздырыла.
Форум Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия хезмәттәшлеге» Федераль агентлыгы тарафыннан оештырыла.
Форум халыкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең көнүзәк бурычларын хәл итүдә илебез һәм чит ил экспертларының иҗтимагый көчен туплау, шулай ук бердәм икътисадый киңлек – евразия уртак базарын булдыру мәсьәләләрен чишү өчен мөһим эшлекле мәйданга әверелер дип көтелә.
2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында кулланыла торган банк гарантиясе турында»гы 1005 номерлы карары кабул ителде.
Әлеге документ «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган норматив хокукый актлар исемлегенә керә
Бердәм мәгълүмати системаны гамәлгә керткәнче, банк гарантияләрен урнаштыру “Интернет” челтәрендәге хезмәт күрсәтүләргә, эшләр үтәүгә, товарлар китерүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең Гомумроссия рәсми сайтында (www.zakupki.gov.ru) барачак.
2013 елның 14 һәм 15 ноябрьләрендә «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча агымдагы елда соңгы конкурс комиссиясе утырышы узды.
Ике көн эчендә сайлап алу Комиссиясе 186 эшкуарның завкаларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында һәлак булганнарны искә алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 18 ноябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны укып чыкты һәм авиа һәлакәттә һәлак булганнарны искә алырга тәкъдим итте.
Аннары киңәшмә эш режимында дәвам ителде. Киңәшмәдә актуаль икътисадый һәм хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш планнары буенча фикер алышынды.
Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары икенче форумына әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Оештыру комитеты карары белән Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары икенче форумын 21 нче ноябрьдән 2 нче декабрьгә күчерергә булдылар.
Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары икенче форумы “Корстон” комплексында булачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Идарә» бердәм вертикаль интеграцияләнгән дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы турында»гы 2009 елның 25 декабрендәге 1088нче карарының 5нче пунктын үтәү кысаларында дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында Татарстан Республикасында «Идарә» ДАСның төбәк сегментын гамәлгә кертү буенча чаралар үткәрелә.
2013 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында уздырылган укулар вакытында системада кулланылган ысуллар һәм аларны куллану мөмкинлекләре күрсәтелде.
"Идарә" ДАС дәүләт һәм муниципаль мәгълүмати ресурсларда булган мәгълүматларны формалаштыруны һәм эшкәртүне тәэмин итә торган бердәм дәүләт мәгълүмати системасын тәшкил итә.
2013 елның 15нче ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында төсле һәм кара металлар калдыкларын хәзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге өлкәсендә бизнес вәкилләре өчен семинар узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Лицензияләү бүлеге хезмәткәрләре лицензияле тикшерүләр турында сөйләделәр.
Эшкуарларны лицензияләү буенча боерыгының көйләү йогынтысына бәя бирү буенча нәтиҗәләре белән аерым таныштырдылар.
2013 елның 15 ноябрьләрендә Новосибирск шәһәрендә "ТЕХНОПРОМ-2013" Технологик үсеш беренче халыкара форумы булды.
Форум инновацион икътисадны үстерүгә юнәлтелгән.
Форумда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, «Роснано» ДК идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм башкалар да катнашты
Форымның төп партнерлары: Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе, Россия фәннәр академиясе h.б.
"ТЕХНОПРОМ-2013" Технологик үсеш беренче халыкара форумы оештыру комитетын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкли.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты.
Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы зур гына пректлар пакеты әзерәгән, Милли эшмәкәрлек инициативасы булдырыла. АСИ катнашында бөтен Россия буйлап инвесторлар белән эшләү буенча Региональ стандартлары кертелә. Болар барысы да эшлекле климатны яхшыртуга, заманча тармакларны үстерүгә, яңа эш урыннарын булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International