Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын үстерү буенча тәкъдимнәрне тикшерүдә катнашты

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 14 ноябрендә Халыкара югары бизнес мәктәбендә (Мәскәү шәһ.) «Россия Федерациясе Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын үстерү буенча тәкъдимнәрне тикшерү» семинары уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе җаваплы сәркатибе Наил Мадиев катнашты.

Семинар кысаларында Дәүләт планының проблемалы мәсьәләләре һәм аның гамәлгә ашырылу перспективалары буенча фикер алышулар үтте. Семинар йомгаклары буенча Дәүләт планын үстерүгә караган тәкъдимнәр кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International