Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерли. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һ.б. катнаша.
Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына дүрт йөзгә якын төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин яңгыратты. Республиканың бюджет проектын кабул иткәннән соң, беренче укылышта 2014 елга федераль бюджет проекты, шулай ук республиканың норматив документлары кабул ителгән.
Аның сүзләренә караганда, тәкъдимнәр 4 блоктан тора. Беренче блок федераль бюджеттан килә торган бюджетара трансфертлар, икенче блок федераль программаларны бергәләп финанслау, өченче блок республиканың дәүләт программаларын кабул итү белән бәйле. Дүртенче блок тәкъдимнәр – редакцион характерда.