«Икътисадны кластер технологияләрен кулланып үстерү» Кластер саммиты’13 узды

2013 елның 15 ноябре, җомга

2013 елның 14-15 ноябре көннәрендә “Яңалыклар” РМАның Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә «Икътисадны кластер технологияләрен кулланып үстерү» Кластер саммиты’13 узды.

Бу вакыйга кластерлар барлыкка килү өчен шартлар ачылган Россия төбәкләре икътисадлары, икътисадның теләсә кайсы өлкәсендә кластер формалары булдыруның реаль нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары буенча фикер алышуга багышланган иде.

Саммитның төп темалары:
– төбәкләр икътисадына инвестицияләр: кластер үсешенә дәүләт ярдәме, югары технологияле бизнес өчен законнар төзү һәм уңайлы инвестклимат тудыру буенча хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре;
– кластер форсайты һәм маркетингы: төбәк предприятиеләренең инновацияле кластерга интеграциясе һәм кластер территориясендә инженерлык, транспорт, эшлекле һәм социаль инфраструктура булдыру;
– кластер инициативалары үсеше нокталары: 2013 елда кластер инициативаларын гамәлгә ашыруның иң яхшы үрнәкләре һәм яңа кластерларны тәкъдир итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International