Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җәмгыять тыңлауларында катнашты
2013 елның 22 ноябре, җомга
2013 нче елның 22 нче нояберендә Татарстан Республикасының һөнәр берлекләре федерациясенең кече залында «Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү» исеме астында җәмгыять тыңлаулары узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.