ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе төбәкләрдә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы саклау буенча II халыкара форумы кысаларында уза. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтенроссия киңәшмәсендә РФ төбәк үсеше министры Игорь Слюняев, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Тамбов өлкәсе губернаторы Олег Бетин һ.б. катнашты.
Чарада катнашучылар проектларны кертү һәм гамәлгә ашыру, төбәк программалары белән идарә итү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бу мәсьәләдә дәүләт сәясәтен камилләштерү чараларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, 2014 елда энергонәтиҗәлелекне үстерү буенча төбәк программаларын субсидияләү принциплары буенча фикер алыштылар.
ENES 2013 II халыкара форум кысаларында “Бюджет секторында энергонәтиҗәлелек: бюджеттан тыш инвестицияләрнең яңа модельләре темасына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасының, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый хәле, халыкның тормыш дәрәҗәсе, хуҗалык субъектлары эшчәнлегенең тотрыклылыгы мониторингын үткәрү, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарын мәгълүмати тәэмин итү, идарәчел карарлар кабул иткәндә файдаланыла торган мәгълүмати материалларны алга таба эшләү өчен мәгълүмат ресурсын һәм мәгълүматлар базаларын формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше дәрәҗәсен тасвирлый торган паспортлар формалаштыру һәм аларны алып бару өчен файдаланылучы күрсәткечләр исемлеге турында» 2008 ел, 8 сентябрь, 642 нче карарына, «Төп капиталга инвестицияләр» күрсәткечен икътисадый эшчәнлек төрләре яктылыгында мәгълүмат белән тулыландырып (шул исәптән «D – Эшкәртү җитештерүләре» эшчәнлек төре буенча бүлеп), үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар 30 нчы ноябрьгә кадәр эш көннәрендә сәгать 9 дан 17 гә кадәр кабул ителә.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 125 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-90.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау өчен заявкалар кабул итүе турында игълан итә.
Конкурс буенча сайлап алу өчен заявкалар 2013 нче елның 27 нче ноябереннән башлап 11 нче декаберенә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 125 каб.
2013 елның 21 нче нояберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау программасы буенча заявкалар сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 26 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс йомгаклары буенча 11 заявка хупланды.

“Социаль бизнес ” бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларына максатчан субсидияләр бирү турында килешү 2013 нче елның декаберендә үзенең көчен югалта.
Икътисад министрлыгы периодик һәм йомгаклау хисап тапшыру кирәклеген исегезгә төшерә.
«Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» Дәүләт корпорациясе «Үсеш премиясе-2014» конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурс буенча сайлап алу өчен заявкалар 2013 нче елның 1 нче ноябереннән башлап 2014 нче елның 31 нче гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурс шартлары белән Банкның рәсми сайтында http://www.veb.ru/strategy/premia, шулай ук Конкурс сайтында http://www.premiya-razvitiya.ru таныша аласыз.
Элемтә өчен телефоннар: (831) 436-79-84, (831) 436-19-44 (электрон адрес: pfo@veb.ru)

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы арасында инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары хакындагы нигезләмәне һәм инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә формасын раслау хакында» 2006 ел, 24 июль, 377 нче карарына үзгәрешләр кертү турында" 2013 ел, 5 ноябрь, 842 нче карары.
Карарда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы ел саен, 20 мартка кадәр, Инвестиция эшчәнлеге субъектына бу Шартнамәнең 2.2.11 нче пунктчасы нигезендә аның Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар һәм җыемнар түләү буенча йөкләмәсен үтәве (үтәмәве) турында хәбәрнамә җибәрүе күздә тотылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен федераль субсидияләр бирү конкурсында җиңүчеләр белән килешү төзү дәвам итә.

Килешү төзү эшләре декабрь аеның беренче декадасына кадәр төгәлләнер дип планнаштырыла.
2013 елның 18 нояберендәге 2128-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән инновацион территориаль кластерлар үсешенең пилот программаларын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан субсидия бүлү кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүгә федераль бюджеттан 213,153 млн. сум күләмендә бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International