Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүдә 2013 елның 30 октябренә кадәр биш төрле юнәлеш буенча гаризалар кабул ителде. “Лизинг-грант” - шундый юнәлешләрнең берсенә керә. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел “Лизинг-грант“ программасында катнашуны сорап гариза бирүчеләр Тукай муниципаль районында күбрәк булган. Барысы 22 оешма мөрәҗәгать иткән, шуларның 11е программа кысаларында дәүләттән финанс ярдәме алуга ирешкән. Шулай итеп, район эшмәкәрләренә барысы 15,6 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Эшмәкәрләрнең “Лизинг-грант“ буенча алган акчаларының 30 проценты субсидияләнәчәк.
Программа киләсе елга да дәвам итәчәк. Инде районнан анда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Яңа бистәсендә бакчачылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Владимир Диденко, Мусабай Заводтан төзелеш предприятиесе ачкан эшмәкәр Айрат Хөсәенов “Лизинг-грант“ программасында катнашу өчен гариза бирергә җыена, дип хәбәр итә башкарма комитетның икътисад буенча белгече Гөлфия Гатауллина.