ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән 2013 нче елның III кварталына социаль индексның күләме расланган.
Социаль индекс, предприятиеләр тарафыннан тариф күрсәткечләрен һәм хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттырганда, төп ориентир булып тора. 2013 нче елның III кварталына әлеге күрсәткеч 107,3 процент тәшкил иткән, яки кварталның һәр аена уртача 102,4 процент.
Әлеге күләм, республика икътисадында мәшгуль булган халыкның ихтыяҗларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика ведомствоара комиссиясе тәкъдиме буенча, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә расланган.
Социаль индексның күләмен билгеләгәндә, республикада бер кешегә уртача акчалата керем күләменең үсеш индексы күрсәткече нигез буларак алынган, ул 2013 нче елның июль-сентябрь айларында 1,073 булган, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерик, 2013 нче елның II кварталында социаль индексның күләме 106 процент булды, яки кварталның һәр аена уртача 102 процент.