ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
«2011–2013 елларда Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында» республика максатчан программасын гамәлгә ашыру тәмамланды.
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча эш йомгаклары һәм эш юнәлешләре 2013 елның 2 декабрендә узган Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II Республика форумында каралды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Пленар утырышта шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инновацияле үсеш департаменты директоры Артем Шадрин да катнашты, ул Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның яхшы үсеш системасына ия төбәк булуын һәм әлеге күрсәткеч буенча илнең биш лидер-төбәге арасына керүен билгеләп үтте.

19
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкилләре Казан дәүләт энергетика университеты базасында эшли торган «Энергия» Яшьләр инновация үзәгендә булдылар. Үзәк хезмәткәрләре инновацияле идеяләр уйлап табучы яшь һәм талантлы студентлар белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышу максатында таныштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге (Актаныш районындагы вәкиллеге) вәкилләре Яңа ел каникуллары вакытында эшкуарлар өчен гаилә бәйрәме уздырды. Эшкуарлар балалары өчен чыршы бәйрәме оештырылды, иганәчеләрдән (балалар өчен товарлар кибете һәм автомастерская) Яңа ел бүләкләре тапшырылды, соңыннан балалар кинозалда мультфильм карадылар.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
«Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программасына яраштыру максатында элегрәк расланган (ТР МКның 2013 елның 9 октябрендәге 742нче Карары) «2014 - 2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы урынына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 18 декабрендәге 1006нчы Карары белән «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының яңа редакциясе расланды. Әлеге карар нигезендә программаны тормышка ашыру вакыты 2020 елга кадәр озайтылган. 2014-2020 елларга исәпләнгән Программаны финанслауның гомуми күләме 292,8 млн сумны тәшкил итә.
2014 елның 14 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 2 декабрендәге 2516-р номерлы күрсәтмәсе белән Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтү механизмнарын үстерү концепциясе расланды. Концепциядә 2016 елга кадәрге чорга Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтү механизмнарын алга таба үстерүнең төп максатлары, принциплары һәм юнәлешләре, шулай ук әлеге эшчәнлек белән идарә итүне оештыру моделе билгеләнә.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач материалы күләмнәрен арттырыга ярдәм итәрлек агач эшкәртү производстволары булдыруга аерым игътибар бирергә кушты. Коллегия эшендә шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның урманчылык тармагы хезмәткәрләре катнашты.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм “Кастамону Интегрейтед вуд индастри” ҖЧҖ генераль директоры Онур Гювен “Алабуга” МИЗда агач эшкәртү заводы төзү проекты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. О.Гювен хәбәр иткәнчә, МДФ-панельләр чыгара торган цехларда, җайланмаларны монтажлау төгәлләнеп килә, производство будет 2014 елда эшләтеп җибәреләчәк. ДСП җитештерү линиясен киләсе елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры үсеше сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне министр урынбасары Марат Шәрифуллин алып барды, анда республика министрлыкларының һәм «КамАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Аммоний» ААҖ кебек кластерда катнашучы иң эре предприятиеләрнең кызыксынган вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында кластерның алга таба үсешенә йогынты ясаган транспорт, энергетика, инженер һәм социаль инфраструктурага караган өстенлекле объектлар тикшерелде.
Бүген Стратегик инициативалар агентлыгында (Мәскәү шәһ.) «Көндәшлекне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» «юл картасын» мониторинглау буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы уза. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандарты проектының яңа редакциясе буенча фикер алышу. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әлеге Стандарт проектына Татарстан тәкъдимнәре эшләнде һәм җибәрелде. Хәзерге вакытта Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм көндәшлелек мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан 2014 елда Стандартны кертү өчен Россия Федерациясенең пилот субъектлары билгеләнә, алар арасында Татарстан Республикасы да бар

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП Россия Федерациясе төбәкләрендә махсус агентлар челтәре төзи. Агентларның бурычы – коммерцияле предприятиеләр җитәкчеләренә һәм маркетинг хезмәтләренә көндәшлекле процедуралар кулланылган сатып алуларның өстенлеген аңлату. Әлеге процедураларны гамәлгә ашыруның механизмы булып 223etp.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International