Дәүләт заказы буенча республика агентлыгы коммерцияле предприятиеләргә көндәшлекле процедуралар кулланылган сатып алуларның өстенлеген аңлатуны оештыру максатында Россиядә махсус агентлар челтәре төзи

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП Россия Федерациясе төбәкләрендә махсус агентлар челтәре төзи. Агентларның бурычы – коммерцияле предприятиеләр җитәкчеләренә һәм маркетинг хезмәтләренә көндәшлекле процедуралар кулланылган сатып алуларның өстенлеген аңлату. Әлеге процедураларны гамәлгә ашыруның механизмы булып 223etp.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгы тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International