«2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының яңа редакциясе расланды

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
«Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программасына яраштыру максатында элегрәк расланган (ТР МКның 2013 елның 9 октябрендәге 742нче Карары) «2014 - 2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы урынына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 18 декабрендәге 1006нчы Карары белән «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының яңа редакциясе расланды. Әлеге карар нигезендә программаны тормышка ашыру вакыты 2020 елга кадәр озайтылган. 2014-2020 елларга исәпләнгән Программаны финанслауның гомуми күләме 292,8 млн сумны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International