ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП белем бирү-өйрәтү семинарларын уздыруны дәвам итә. Укулар һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасындагы конференц-залда оештырыла. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре заявкалары буенча «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП күчмә семинарлар да үткәрә. Мондый семинарларны уздыруны сорап, Лениногорск, Әлмәт һәм Чистай муниципаль районнарыннан заявкалар инде кабул ителде. 2013 елда семинарлаарда 700дән артык кеше белем алды. Семинарда катнашу бушлай.
2014 елның 16 гыйнварында «Россия һәм дөнья: тотрыклы үсеш» Гайдар форумы кысаларында «Татарстан: киләчәкне төзегәндә» панель дискуссиясе узды.
Панель дискуссия кысаларында Татарстан Республикасы мисалында икътисадый үсешнең яңа моделен формалаштыру, территорияләрне глобаль таныту, бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, инновацияле система формалаштыру, кеше капиталын үстерү кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Ягъни глобаль дөньяда төбәкләр стратегиясен билгели торган төп юнәлешләр тикшерелде. Дискуссиянең модераторы РФ Президенты каршындагы Россия Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе ректоры Владимир Мау булды. Республика стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле климатны яхшыртуга күп көч куя, инветсицияләрне җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында "Doing business in Russia 2.0" пленар утырышындагы чыгышында белдерде. Әлеге утырышның модераторы РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин булды.
Әңгәмә барышында катнашучылар Бөтендөнья банкының бизнесны алып бару өчен шартлары буенча илләр рейтингы турында сөйләштеләр Дәүләт Думасы спикеры DoingBusiness рейтингының әһәмиятен ассызыклады, чөнки аңа карап чит ил инвесторлары акча кертүгә илләр сайлыйлар.
Бөтендөнья банкының глобаль индикаторлар һәм аналитика Департаменты Директоры Аугусто Лопес-Карлос Сергей Нарышкинның рейтингта яхшырак урында тору өчен Россия ни эшләргә тиешлеге һәм билге кую методикасына үзгәрешләр булу мөмкинлеге турындагы соравына җавап бирде. Беренче чиратта Аугусто Лопес-Карлос теләсә нинди рейтинг чагыштырмача икәнлеген билгеләп үтте, шул исәптән DoingBusiness рейтингы да. Андагы урын илгә генә түгел, ә башка илләрнең үсешенә дә бәйле, әмма абсолют күрсәткечләр буенча Россия, Бөтендөнья банкы вәкиле сүзләренә караганда, соңгы елларда алга китте һәм уңай үзгәрешләр темпы буенча өченче урынны били.
«Татарстан Республикасында инновацияле эшчәнлек турында» 2010 елның 2 августындагы 63-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 2824-р санлы боерыгы белән «2012 елда Татарстан Республикасында инновацияле эшчәнлек нәтиҗәләре турында» Дәүләт доклады расланды. 2012 буенча Дәүләт докладында инновацияле эшчәнлекнең макроикътисадый күрсәткечләре, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларындагы хезмәттәшлек, инновацияле үсеш күзлегеннән караганда өстенлекле республика программаларын эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру йомгаклары, үсеш буенча федераль институтлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре, 2011-2013 елларга Татарстан Республикасының Инновацияле меморандумын тормышка ашыру, инновацияле инфраструктура субъектлары һәм үсеш буенча финанс институтлары эше нәтиҗәләре турында мәгълүматлар урын алган.
16 гыйнварда Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында «Doing business in Russia 2.0» темасы буенча пленар утырыш узды.
«Бизнес алып бару - 2014» Бөтендөнья Банкы тикшеренүләре нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россия Федерациясе, бер ел ел эчендә 20 позиция күчеп, 92нче урынны алып тора. «Россиядә бизнес алып бару – 2012» тикшеренүләре буенча Казан шәһәре бизнес алып бару шартлары буенча Россиянең иң эре 30 шәһәре арасында 5нче урында тора.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге Тәһранда (Иран) Россия һәм БДБ илләре экспортерларының даими эшли торган күргәзмәсендә республика предприятиеләренең экспорт мөмкинлекләрен күрсәтү өчен Татарстан Республикасы экспозициясен эзерли. Күргәзмәдә агросәнәгать, машина төзелеше комплекслары, медицина и фармация яктыртылачак. Татарстан Республикасы бердәм стендта күрсәтеләчәк. Республиканың кече һәм урта предприятиеләре үзләренең күрсәтмә материалларын (предприятиеләре турындагы реклама продукциясен) күргәзмәдә катнаштыру максатында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә китерә ала. Анда эшләүче җаваплы хезмәткәрләр узган ай нәтиҗәләре турында ай саен хисап җибәреп торачаклар.
2014 елның 15 гыйнварында Мәскәүдә Гайдар форумы - «Россия һәм дөнья: тотрыклы үсеш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум эшенең беренче көнендә ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының милли рейтингы – иң яхшы гамәлләр һәм нәрсәне нигез итеп алырга?» темасы буенча үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясады. «Түгәрәк өстәл»дә шулай ук Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, Стратегияле инициавтивалар агентлыгы, Бөтендөнья банкы һәм хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 декабрендәге 997нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәдәнияте үсеше» дәүләт программасы расланды. Программаның максаты – Татарстан Республикасы халкының мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге агымдагы ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм яңаларын формалаштыру, республика халкы һәм кунаклары өчен мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең кызыксындыручанлыгын күтәрү.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 15-18 гыйнвары көннәрендә Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе бинасында «Россия һәм дөнья: тотрыклы үсеш» V Гайдар форумы уза. Форумның оештыру комитеты рәисе – Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов. Форум эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, федераль министрлыклар министрлары, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, әйдәп баручы Россия һәм халыкара экспертлар, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елда кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче юридик затлар эшчәнлеген тикшерү планы урнаштырылган. Эшкуарларның игътибарын шуңа юнәлтәбез, тикшерелүчеләр составы буенча да, тикшерү сроклары буенча да планда күрсәтелгән мәгълүмат ел дәвамында үзгәреш кичермәячәк. План буенча тикшерүләрне үткәрү вакыты һәр лицензиат буенча биш эш көненнән дә артыграк булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International