Министрлыкта Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры инфраструктурасы объектлары буенча фикер алыштылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры үсеше сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне министр урынбасары Марат Шәрифуллин алып барды, анда республика министрлыкларының һәм «КамАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Аммоний» ААҖ кебек кластерда катнашучы иң эре предприятиеләрнең кызыксынган вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында кластерның алга таба үсешенә йогынты ясаган транспорт, энергетика, инженер һәм социаль инфраструктурага караган өстенлекле объектлар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International