2030 елга кадәрге Стратегияне эшләү кысаларында Татарстанда «Икътисадый үсеш» эксперт төркеме үз эшен башлап җибәрде

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
«Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында «AV Group» идарәче партнеры/идарә рәисе (СЕО) Алексей Крыловский җитәкчелегендәге «Икътисадый үсеш» эксперт төркеме эше башланып китте. 2014 елның 20 гыйнварыннан 23енә кадәр Татарстан Республикасы үсешенең тармак стратегияләрен эшләү өчен, төбәк икътисадының агымдагы торышын диагностикалау буенча республика министрлыкларында һәм ведомстволарында киңәшмәләр үткәрү планлаштырылды. 20 гыйнварда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эксперт төркеме белән очрашу уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-2030» проектын гамәлгә ашыру буенча җирле офис җитәкчесе Владимир Грицких та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International