Инвестицияле салым кредитын кайтару буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен банк гарантиясе бирә ала торган банклар исемлеге

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
2013 елның 23 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 11 бүлеге - «Салым һәм җыемнарны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү ысуллары»на кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, инвестицияле салым кредитын кайтару буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү ысулы булып банк гарантиясе тора ала. Банк гарантиясе салым салу максатларында банк гарантияләрен кабул итүгә куелган таләпләргә җавап бирә ала торган банклар исемлегенә кертелгән банк тарафыннан бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International