Лицензияләү буенча дәүләт пошлинасын күчергәндә түләү поручениесе реквизитларын тутыру турында

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче эшкуарлар игътибарына. Сезнең игътибарыгызны лицензияләү (лицензия алу, лицензияне яңадан рәсмиләштерү, лицензия дубликатын алу) буенча дәүләт пошлинасын күчергәндә түләү поручениесе реквизитларын тутыруның дөреслегенә юнәлтәсебез килә. 2013 елда Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсенә күчерелгән дәүләт пошлиналарын түләүләргә ясалган анализлар лицензиягә дәгъва кылучылар, лицензиатлар тарафыннан 104 (бюджет классификациясе коды – КБК), 105 (ОКАТО коды) түләү поручениеләре бланкларын тутырганда ясалган хаталар нәтиҗәсендә ачыкланмаган түләүләр булуын күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International