Көндәшлекне үстерү стандартын сынау Татарстанда узачак

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елның 17 гыйнварында Стратегик инициативалар агентлыгында «Көндәшлекне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» «юл картасын» мониторинглау буенча эшче төркем утырышы узды. Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «юл картасына» ярашлы рәвештә эшләнгән Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын тикшерү көн тәртибенең төп мәсьәләсе булды. Стандартка кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү вакытында эшче төркем эшчәнлегендә Стратегик инициативалар агентлыгы, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе экспертлары, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International