15 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә «2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Стратегиясендә Яр Чаллы агломерациясе: кешеләр, икътисад, пространство» эзләнү конференциясе уза

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның 15 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында «2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Стратегиясендә Яр Чаллы агломерациясе: кешеләр, икътисад, пространство» эзләнү конференциясе уза.
Конференциядә катнашу өчен республика министрлыклары һәм ведомстволары, Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләре вәкилләре чакырыла.
Экспертлар сыйфатында Стратегияне эшләүчеләр - «Леонтьев үзәге» Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» ЯАҖ каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры, проектның фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич, «Шәһәр төзүчеләренең милли гильдиясе» коммерциячел булмаган партнерлык президенты, «Шәһәр планлаштыру лабораториясе» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Петрович, «AV Group» идарәче партнеры,идарә рәисе (СЕО) Алексей Крыловский һәм башкалар катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International