Икътисад министрлыгы министрлык һәм ведомство хезмәткәрләрен «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» системасында эшләргә өйрәтә

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның 11-19 феврале көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмат-аналитика системасының фаразлау подсистемасы белән эшләү буенча уку программалары уза.
Укыту программасы социаль-икътисадый үсеш фаразларын эшләүдә катнашучы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белгечләренә исәпләнгән.
Уку процессында белгечләр күрсәткечләр һәм формулалар белән эшли, модельләр өсти, үзгәртә, юкка чыгара ала, шулай ук аларга төрле сценарийлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International