Татарстанга эш сәфәре белән Квебек провинциясе (Канада) делегациясе килде

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
2014 елның 12-13 феврале көннәрендә Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Квебек провинциясе (Канада) делегациясе килде. Делегация составына Канаданың Россиядәге илчелегенең икенче секретаре Коринн Петрисор, Мәскәү шәһәрендә Квебек провинциясе вәкиллеге директоры Николя Фрэн Һәм Россиянең Канададагы илчелегенең икътисадый мәсьәләләр буенча вәкиле Ирина Тарасенко керә.
Сәфәрнең беренче көнендә делегация «Химград» технополисында булды, әлеге чара кысаларында алар мәйданчыкта урнашкан әйдәп баручы предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм инфраструктур мөмкинлекләре белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International