Мидхәт Шаһиәхмәтов күпфункцияле үзәкләрне тикшерү буенча видеоконференция үткәрде

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
2014 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) эше мәсьәләләре буенча республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары катнашында видеоконференция үткәрде.
Очрашу башында Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашучыларга Татарстан Республикасында КФҮ булдыру буенча үткәрелә торган эш турында сөйләде, шулай ук 2014 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев КФҮ тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр һәм консультацияләрнең атналык торышы турында хәбәр итте.
Киңәшмә барышында шулай ук КФҮ күрсәтергә тиешле хезмәтләр исемлеген киңәйтү һәм КФҮ биналарында башка төр хезмәтләр күрсәтә торган (әйтик, «Техник инвентаризация бюросы» РДУП һәм башкалар) оешмаларны урнаштыру мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International