Министр урынбасары Рөстәм Сибгатуллин эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәрендә булды

2014 елның 14 феврале, җомга
2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллинның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды.
Әлеге чара кысаларында Рөстәм Сибгатуллин, «Яр Чаллы бизнес-инкубаторы» ДБУ директоры Роман Гирфанов белән бергә, «КАМАЗ» ААҖ базасындагы сәнәгать зонасында булды һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркын төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Очрашу барышында шәхси сәнәгать мәйданчыкларына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International