Халыкка хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы шәһәр округлары, муниципаль районнар җирле үзидарә органнары һәм оешма җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар дәвам итә

2014 елның 14 феврале, җомга
Сораштырулар 2014 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр дәвам итә. Сораштырулар формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Халыктан сораштыру баннерлары «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталының, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының, ТР Муниципаль берәмлекләр порталының, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының рәсми сайтларының баш битендә урнаштырылган. Сораштырулар аноним уздырыла, һәм аның йомгаклары халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләү максатында бары тик гомумиләштерелгән сыйфатта гына кулланылачак. Уздырылган сораштырулар йомгаклары буенча республика дәрәҗәсендә идарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән карарлар әзерләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International