Квебек провинциясе (Канада) делегациясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында булды
2014 елның 14 феврале, җомга
2014 елның13 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Квебек провинциясе (Канада) делегациясе белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов җитәкчелегендә үткән очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ Дата-үзәге җитәкчесе Данил Садриев, «МВЕН» ҖЧҖ генераль директоры Илья Ермоленко, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашты.