«Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» системасының фаразлау подсистемасында эшләү буенча 130га якын белгеч укулар үтте

2014 елның 23 феврале, якшәмбе
2014 елның 11 февраленнән 19ына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмат-аналитика системасының фаразлау подсистемасында эшләү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар оештырылды.
Уку программасын социаль-икътисадый үсеш фаразларын эшләүдә катнашучы 130га якын Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белгечләре үзләштерде.
Якын араларда «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмат-аналитика системасының функционалы белән эшләү буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен уку семинарлары уздыру да планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International