ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар аена муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,88 процент тәшкил итә. 15 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,07 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Питрәч, Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүген Красноярск икътисадый форум кысаларында Татарстан Президенты – АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары (АИРР) ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды. Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов катнаштылар.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Аркадий Дворкович АИРР эшчәнлеге аның нәтиҗәләре һәм алга таба планнары турында фикер алышуга лаеклы дип белдерде. Вице-премьер фикеренчә, инновацияләр уңышлылыгы яхшы тәҗрибәләрнең никадәр тиз таралуына да бәйле. «АИРР составында регион-лидерлар, һәм сез үз тәҗрибәгезне башка регионнарга да таратырга тиешсез», - дип әйтте А.Дворкович.
АИРР башкарма директоры Иван Бортник кыскача ассоциациянең агымдагы максатлары турында хәбәр итте. Шулар арасында федераль дәрәҗәдә сәнәгать-инновацион кластерлар идеясен җиткерү. АИРР комитетларының эшчәнлекләре һәм планнары турында аларның җитәкчеләре хәбәр итте.

2014 елның 27 февралендә Татарстан Республикасын социаль-иктисадый үстерү сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Эксперт советы утырышы узды.
Эксперт советы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2011-2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-иктисадый үстерү программасын раслау турында" 2011 ел, 22 апрель, ТРЗ-13 нче Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру чаралары хакында" 2011 ел, 18 май, 402 нче карары тормышка ашыру максаты белән булдырылган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Программа чараларын тормышка ашыру өчен эшләрне билгеләделәр.


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге башлыгы Василий Чистяков Германиядә Россиянең инвестицион имиджен яхшыртуга юнәлтелгән конференциядә катнашты.
Конференция 2014 елның 21 нче февралендә Берлин шәһәрендә узды.
Конференциядә Россия һәм Германиянең икътисад өлкәсендә уртак сораулары буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2014 елның 28 нче февралендә Түбән Кама шәһәрендә КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары оештыра.
Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында КФҮ пилот дип билгеләнгән.
Белем бирү семинары Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты 12 йорт адресы буенча булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Артем Здунов Татарстан Республикасында Дәүләт-хосусый партнерлыгын үстерү сораулары буенча семинарда катнашты.
Семинарда шулай ук министрлыклар, ведомстволар, муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында ТР Законы № 50-ТРЗ от 01.08.2011 “Татарстан Республикасында дәүләти-хосусый партнерлык турында” кабул ителгән һәм эшләп килә.
Әлеге Законный 6 нчы статьясы буенча Татарстан Республикасының дәүләти-хосусый партнерлыкта катнашуы финанс, мөлкәт рәвешләрендә, мәгълүмати ярдәм күрсәтү рәвешендә һәм законнарга каршы килми торган башка рәвешләрдә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
2014 елның 14 марты – Интернет инициатива үстерү фонды Акселераторның өченче этабына заявкалар кабул итүнең соңгы көне. Әлеге конкурста $25 меңнән алып $9 миллионга кадәр финанслауга дәгъва итеп була.
Тулырак мәгълүматны Интернет инициатива үстерү фонды сайтында www.iidf.ru  ала аласыз.
Анкетаны шулай ук Интернет инициатива үстерү фонды сайтында тутырып була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 22 февраль, 110 нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы расланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлеген һәм Татарстан Республикасының дәүләт программаларын эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 ел, 31 декабрь, 1199 нчы карарын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 ел, 15 май, б-792 нче боерыгы белән расланган «2013 – 2020 елларга мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 ел, 20 декабрь,
б-2433 нче боерыгы белән расланган «2013 – 2020 елларга фән һәм технологияләрне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ
2014 елның 26 нчы февралендә Казан федераль университеты каршындагы IT-лицейда “Татарстан Республикасы икътисадын үстерү. Казан федераль университеты каршындагы IT-лицеен тәмамлаучылар өлеше” темасына “түгәрәк өстәл” узды.
“Түгәрәк өтәлда” Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин, Фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин катнашты.
Лицей укучыларына «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» » проект эшләүндә катнашырга тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт юнәлешле предприятиеләрне «БГӘндә бизнес: Татарстан Республикасы компанияләре өчен мөмкинлекләр» темасы буенча махсуслаштырылган белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинар 2014 елның 28 февралендә уздырыла. Әлеге семинарга эксперт сыйфатында INCONA (БГӘ) компаниясенең идарәче партнеры Алексей Бусев чакырылган. Экспорт юнәлешле эшкуарлар өчен семинарда катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International