Узган атнада Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары - Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөс¬тәм Сибгатуллин Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарының 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Совет утырышларында катнашты.
Азнакай районы бюджетына даими салым кертү буенча эшмшкәрлек ышанычлы җирлек булып тора. Хисап елында барлыгы бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 258 млн сум кергән.
Баулы районы Советы утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә куелган иде – район башлыгы Альберт Хәбибуллинның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар турындагы отчеты. Үзенең докладында ул, тулай төбәк продукты узган ел 20,3 млрд сум тәшкил иткән һәм 2,2%ка арткан, нефть сәнәгатенең өлеше 64,9% тәшкил итүен белдерде.
Уртача хезмәт хакы 2013 елда узган елга караганда 19,2%ка арткан һәм 23814 сум тәшкил иткән.