Татарстан Республикасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыруга субсидия алу өчен конкурс сайлап алуында катнашуга гариза җибәрде
2014 елның 21 феврале, җомга
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыруга федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетына субсидияләр күчерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында сайлап алу конкурсы үткәрә. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү программасын финанслауга конкурс үткәрү турындагы карар Икътисадый үсеш министрлыгының 2014 елның 5 февралендәге 42нче боерыгы нигезендә кабул ителде. Конкурс сайлап алуында катнашуга Россия Федерациясе субъектлары гаризалары 2014 елның 15 февраленнән 2014 елның 24 февраленә (бу көнне дә кертеп) кадәр кабул ителә.
.