ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Европаның Бизнес Ассоциациясе - Россиядә бизнес алып баручы европа компанияләренең иң эре коммерцияле булмаган берләшмәләренең берсе “Алабуга” махсус икътисади зонасы өчен ишекләрен ачты.
Әлеге берләшмәгә кушылып “Алабуга” МИЗы Евросоюз илләреннән һәм Россиядән булган 630 артык компанияне берләштергән структураның бер өлеш булды. Алар арасында BAUER, Daikin, DuPont, Electrolux, Yokohama, Whirlpool, Vaillant, Schneider Electric, Stada, Knauf, Komatsu кебек танылган брендлар бар.
Европаның Бизнес Ассоциациясенең Миссиясе булып Россиядәге эшлекле климатны яхшырту, шулай ук, партнерлыкка йогынты ясау һәм Россияне Еврсоюзга керүенә этәргеч булу тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эрнст энд Янг» (Ernst&Young) компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.
Россиядә «Эрнст энд Янг» компаниясе вәкилләре кыскача агымдагы эшчәнлек, Татарстан Республикасы базарында компания казанышлары турында сөйләделәр.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм «Эрнст энд Янг» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең алга таба перспективалары турында да фикер алыштылар.

15
март, 2014 ел
шимбә
2014 елның 13 нче мартында Казан Федералҗ Университетында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү кысаларында "Кеше капиталы - Татарстан Республикасы инновацион икътисадын формалаштыру нигезе" мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Анда Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тезислар http://tatarstan2030.ru/ сайтында урнаштырылачак.

14
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2014 елның 14 мартында Алабуга шәһәрендә КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары уздырды..
Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында КФҮ пилот дип билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны белем алу семинарына чакыра.
Чарада катнашу бушлай.
Семинар Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 нче йорт адресы буенча булачак.
Семинар 10.00 сәгатьтә башлана.
Барлык сораулар өчен телефоннар: (843)223-06-74, Грезнева Ольга Виктор кызы.
2014 нче елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү өстендә эш дәвам итә. 2013 ел йомгаклары һәм 2014 елга фаразланган күрсәткечләр буенча «Таттелеком» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Утырышта предприятие табышының түбәнәюе сәбәпләре ачыкланды һәм «Таттелеком» ААҖнең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләнде.
2014 елның 12 нче мартында "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" Россия Федерациясе Президентының 07.05.2012 № 601 Указын Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру буенча җайга салу киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
2014 елның 13 нче мартыннын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар кабул итә башлады.
Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре кыр эшләренә тотынганчы ук үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.
Әлегә “Лизинг-грант”ка бүленгән акча күләме 60 миллион сум тәшкил итә, әмма алга таба ул арттырылачак. Республикабыз Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәйгесендә катнашып, федераль акчаларга дәгъва итәчәк. Үзәк казнадан бу программага бүленгән финанс күләме апрель ахырында билгеле булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, «Татарстан Республиксы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы йөкләмәләрен бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен банкларны сайлау тәртибе»нә, Россия Федерациясе Граждан кодексына таянып, конкурска документларны кабул итү срокларының 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка кадәр озайтылуын, димәк, ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу вакытының да 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка күчерелүен хәбәр итә. Бу турыда игълан конкурсны оештыручының рәсми сайтында (http://garfondrt.ru) 2014 елның 14 февралендә урнаштырылган иде.

Конкурска гаризалар кабул итү һәм гаризалар салынган конвертларны ачу түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15; эш көннәрендә 09-00 сәг.тән 13-00 сәг.кә кадәр һәм 14-00 сәг.тән 18-00 сәг.кә кадәр, конкурска документларны кабул итү срогы тәмамланганчыга кадәр.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибе исемлеген үзенең сайтында урнаштырган.

Кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибенең норматив нигезе Россия Федераөиясе Хөкүмәте 2001 ел, 11 май, 369 нчы һәм 370 нче карарлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International