Татарстан Республикасы Гарантия фонды конкурска документлар кабул итү вакытының озайтылуын хәбәр итә

2014 елның 14 марты, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, «Татарстан Республиксы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы йөкләмәләрен бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен банкларны сайлау тәртибе»нә, Россия Федерациясе Граждан кодексына таянып, конкурска документларны кабул итү срокларының 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка кадәр озайтылуын, димәк, ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу вакытының да 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка күчерелүен хәбәр итә. Бу турыда игълан конкурсны оештыручының рәсми сайтында (http://garfondrt.ru) 2014 елның 14 февралендә урнаштырылган иде.

Конкурска гаризалар кабул итү һәм гаризалар салынган конвертларны ачу түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15; эш көннәрендә 09-00 сәг.тән 13-00 сәг.кә кадәр һәм 14-00 сәг.тән 18-00 сәг.кә кадәр, конкурска документларны кабул итү срогы тәмамланганчыга кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International