Эшкуарлар игътибарына!

2014 елның 14 марты, җомга
2014 елның 13 нче мартыннын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар кабул итә башлады.
Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре кыр эшләренә тотынганчы ук үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.
Әлегә “Лизинг-грант”ка бүленгән акча күләме 60 миллион сум тәшкил итә, әмма алга таба ул арттырылачак. Республикабыз Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәйгесендә катнашып, федераль акчаларга дәгъва итәчәк. Үзәк казнадан бу программага бүленгән финанс күләме апрель ахырында билгеле булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International