Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды

2014 елның 14 марты, җомга
2014 нче елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү өстендә эш дәвам итә. 2013 ел йомгаклары һәм 2014 елга фаразланган күрсәткечләр буенча «Таттелеком» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Утырышта предприятие табышының түбәнәюе сәбәпләре ачыкланды һәм «Таттелеком» ААҖнең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International