ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Узган елларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары ел уртасында гына старт ала торган иде. Быел эшмәкәрләрнең үтенечләренә колак салып, “Лизинг-грант” программасы буенча сайлап алу бәйгесен 13 мартта ук башларга булганнар. Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре кыр эшләренә тотынганчы ук үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.

Илебездә кече һәм урта бизнес вәкилләренә күрсәтелә торган ярдәм төрләре шактый күп. Дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгәннәргә дә, инде үз бизнесын җайлап өлгергән кешеләргә дә булышып торырга тырыша. Узган елда, әйтик, шул рәвешле 811 эшмәкәр субсидия алуга ирешкән. 2012 ел белән чагыштырганда бу 1,5 тапкырга күбрәк. Ярдәм күләме дә икеләтә артып 732,2 миллион сум тәшкил иткән.

“Лизин-грант” - ярдәм программалары арасында иң популяры. Татарстан Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Артем Сироткинсүзләренчә, эшмәкәрләр бу программада бик теләп катнаша, былтыр субсидиягә дәгъва итүчеләрнең барысына да билгеләнгән ярдәм күләме җитмәгән дә хәтта.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицуи» компаниясе белән эшлекле аш уздырды.
«Мицуи» компаниясе җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов компания белән Татарстанны бәйләүче күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«Мицуи» компаниясенед «Казаноргсинтез», «Түбән Кама нефтехим», «ТАИФ-НК» уртак эше республиканың нефть-газ химиясе комплексына алдынгы тезнологияләрне актив кертергә, эш күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.
Яклар ышандыруынча, очрашу алга таба да ике якка да файдалы кооперация үсешенә этәргеч бирәчәк, булган килешүләрне гамәлгә ашыруда практик адымнар турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов һәм Хидеаки Сакаи, Shinyei Kaisha башкарма директоры, идарә әгъзасы, бүген Токио шәһәрендә очрашу уздырдылар.
Очрашу барышында уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләре турында сөйләштеләр, аерым алганда, Татарстан территориясендә агып төшә торган суларны чистартуның автоном системасын булдыру турында. Татарстан Президенты шулай ук республика территориясендә Россиядә беренче булачак "Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча уку-мәгариф үзәген" ачуда кызыксынуын белдерде. Сакаи әфәнде Татарстан ягын Shinyei Kaisha ТР Хөкүмәтенә башка эре инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруда да консультатив ярдәм итәргә әзер икәнен белдерде.
Бүген Токио шәһәрендә (Япония) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Марубени корпорейшн» глобаль стратегия буенча киңәшчесе, баш операцион директоры Йошида Ватару белән очрашуы узды.
Marubeni Corporation - 5 иң эре универсаль япон компанияләренең берсе. Компания ассортименты бик киң: кием һәм азык-төлектән корыч һәм химия материалларына хәтле. Компаниянең Япониядә 30 бүлекчәсе һәм дөньяның 79 илендә 158 офисы бар. Югары квалификацияле хезмәткәрләре саны 8,5 меңгә хәтле җитә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сано Индастриал» («Sanoh Industrial») компаниясенең башкарма директоры, глобаль маркетинг буенча директор урынбасары Хироши Адаши әфәнде белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Сөйләшүләр Татарстан делегациясенең VI Россия-Японя инвестицион форумында катнашуы кысаларында алып барылды.
Яклар Татарстан Республикасы белән «Сано Индастриал» компаниясенең республика территориясендә автокомпонентлар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2014 елның 17 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Махсус икътисади зоналарны үстерү сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Махсус икътисади зона вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә илдә производство концентрациясенең формалары күп, болар махсус икътисади зоналар, технопарклар, шулай ук сәнәгать парклары да үсеш ала.
Европаның Бизнес Ассоциациясе - Россиядә бизнес алып баручы европа компанияләренең иң эре коммерцияле булмаган берләшмәләренең берсе “Алабуга” махсус икътисади зонасы өчен ишекләрен ачты.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Быел республикада «Лизинг-грант» программасында катнашырга дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәрәк башланды. Узган елларда конкурс икенче яртыеллыкта гына игълан ителә иде, бу юлы март уртасында ук старт алды. Бу – беренче чиратта, эшмәкәрләрнең үтенечен исәпкә алып башкарылган гамәл. Бигрәк тә фермерларның авыл хуҗалыгында төп эшләр башланганчы лизингка техника, җиһазлар алып куясы килә. Билгеле булганча, әлеге программаны финанслауда, республика бюджеты белән бергә, федераль казна да катнаша. Федераль казнадан быел бу максатларга бүленәчәк финансларның төгәл күләме апрель азагында гына ачыкланачак. Шуңа күрә, федераль субсидияләр килгәнче, эшмәкәрләрнең лизинг килешүләре буенча чыгымнарын каплауга субсидияләрне Татарстан казнасыннан бирә башлыйлар.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады.
Үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән җиһазлар өчен түләү лизинг килешүе буенча, 1-5 елга субсидияләү шарты белән, бирелә. Узган ел дәүләтнең бу ярдәменнән Апас районыннан шәхси эшмәкәр Рамил Нәҗмиев, Эльмира Сафиуллина һәм ООО “Апас” АТПсы җиңүче булып табылды. Алар алган җиһазлар 2 млн. 456 меңне тәшкил итә. Шул сумманың 1 млн. 100 меңе шәхси эшмәкәрләрнең үзләренә дәүләт тарафыннан ярдәм булып санала.Эшмәкәрләр “Лизинг-грант” программасы нигезендә пассажирлар ташу өчен автобус, мебель җитештерүдә куллану өчен җиһазлар алды, дип яза “Йолдыз” газетасы.
Татар авыллары эшкуарларының III бөтенроссия җыены 14 марттан 16 мартка кадәр Казанда уза. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Россия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы аның оештыручылары булды. Җыен эшендә Россия Федарациясенең 33 регионыннан һәм Татарстан Республикасыннан 400дән артык делегат, Татарстан хакимияте органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр һәм ММЧ хезмәткәрләре катнаша. Казанга беренче мәртәбә Ростов өлкәсеннән һәм Хабаровск краеннан делегатлар килде, Кытай эшкуарлары да кунак итеп чакырылган.
Бүген пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларының продукцияләре күргәзмәсен карап чыкты. Утырышта бизнесменнар үзләренең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар арасында Кытайдан килгән кунак – Урумчы экспорт-импорт сәүдә компаниясе генераль директоры Әхмәтҗан Гали дә бар иде. Ул Татарстан эшкуарларына Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү максатында тармак министрлыклары тарафыннан баланс комиссияләре утырышлары уздырыла. 2014 елда нефть-газ химиясе комплексының 20 предприятиесе, машина төзелеше комплексының 6 предприятиесе, энергетика комплексының 5 предприятиесе, 37 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1 элемтә оешмасы катнашында 5 баланс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Баланс комиссияләре эшенең нәтиҗәләре Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең 2014 елның 13 мартына планлаштырылган утырышында тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International