ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 11 нче мартыннан 18 нче мартына кадәр Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасы контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм идарәчеләре өчен үзәкләштерелгән укулар оештырылды. Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга һөнәри квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырыла.
Заказчыларның һөнәри дәрәҗәсе контракт системасының бер принцибы булып тора. Контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм контракт идарәчеләре югары белемгә яисә сатып алулар өлкәсендә өстәмә һөнәри белемгә ия булырга тиешләр.
Бүген, Япониягә эш визитының икенче көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Номура" тикшеренү институты гамәлгә ашыра торган проектлар белән танышты.
"Номура" институтының директорлар советы рәисе Акихиса Фудзинума үзенең сәламләү сүзендә Институтның 50 еллык тарихы Япониянең эчке мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгәне, әмма үзенең киләчәген компания дөнья мәсьәләләрен хәл итү юлларын табуга багышламакчы булуын хәбәр итте. Шуңа күрә Россия белән хезмәттәшлек Институт өчен мөһим, дип белдерде Фудзинума әфәнде.
Татарстан Президенты республика хезмәттәшлек мөмкинлеге турында сөйләшергә, тәҗрибә алышу потенциалын бәяләргә шат икәнен белдерде.
Nomura Agri компаниясе вәкиле Аой Фудзита Татарстан делегациясенә Япониядәге авыл хуҗалыгы һәм агробизнес үсеше турында сөйләде. Үсемлек фабрикаларын кертү, шәхси хуҗалыкларны берләштерү - бу адымнар, Фудзита ханым фикеренчә, аграр сектор үсеше, товар әйләнешен тизләтү, авыл хуҗалыгы продукциясенең өстәлмә бәясен арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановны япон агробизнесы алымнары бик тә кызыклы булды. Республика Президентаы сүзләренчә, "Номура" институты һәм Nomura Agri компаниясенең авыл хуҗалыгы территорияләрен актив куллану, агрофирмаларның җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм Татарстан Республикасында кулланырга кирәк.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми суммасы үзгәрми. Бу хакта бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында билгеле булды. “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законы проекты бүген беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.
Сессия утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Аның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.


Закон проекты белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Әлеге документ, РФ Бюджет кодексы таләпләре нигезендә, аның тиешле максатчан маддәләренә таянып, “2014-2020 нче елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасы һәм “2014-2020 нче елларга ТР гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасының “Һәркемгә уңайлы мохит” ярдәмчел программасы буенча чыгымнарны чагылдыру максатларында әзерләнде. Ике программа да ТР бюджеты турындагы закон кабул ителгәннән соң расланды.

2014 елның 18 нче мартында ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев һәм КФҮ Вәкиллеге директоры Наталья Баркова Россия Федерация Икътисади үсеш министрлыгында КФҮ булдыру өчен федераль субсидиягә заявкалар әзерләү буенча белем бирү симинарында катнаштылар.
Регионнардан заявкалар 2014 нче елның 1 нче апреленә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законына үзгәрешләр кертү буенча киңәшмә уздырды.
Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.
Татарстан Республикасы оешмалары 2014 нче елның 5 нче мартыннан 7 нче мартына кадәр «EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» сәнәгать күгәзмасендә катнашты.

Татарстан Республикасыннан түбәндәге оешмалар катнашты:
– Экспортка ярдәм итү үзәге;
–«Армастек-Идея» ҖЧҖ;
–Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ;
–«Клион» ҖЧҖ;
–«Ледел» ҖЧҖ ;
–«Тагро» ҖЧҖ;
–«Плутон» ҖЧҖ;
– ИП Белавина Р.В.;
–«СМП-Механика» ҖЧҖ ;
–«Тиссан» ҖЧҖ.
Белград шәһәрендә үткән форум һәм күргәзмә хисабы.
2014 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Мидхәт Шагиәхмәтов «mefro wheels GmbH» компаниясе җитәкселеге белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Зәй шәһәрендә урнашкан «mefro wheels Russia» компаниясе турында сөйләштеләр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы ягыннан «mefro wheels Russia» компаниясенә ярдәмлек күрсәтү турында карарга килделәр.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген икътисади шартларда, һичшиксез, эре инвестицион проектларны тормышка ашыру кызыклырак, әмма икътисад үсеше темпы акрынаю шартларында теләсә кайсы, хәтта кечкенә проект та аерым әһәмияткә ия.
Безнең районда да социаль үсеш мәсьәләләре белән генә чикләнмичә, күп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Үсә баручы бюджет дефициты төрле социаль проблемаларны хәл итүдә яңа алымнар һәм чишелешләр эзләргә этәрә.
Шушыларга бәйле рәвештә социаль һәм икътисади эффектларны берләштерә торган социаль эшмәкәрлек проектлары аеруча игътибарга лаек.
Социаль эшмәкәрлек Россия бизнесында шактый яңа төшенчә, чит илләрдә ул киң таралыш алган. Бездә дә ул, һичшиксез, үз урынын табар. Социаль эшмәкәрлекнең көчле ягы иҗтимагый әһәмияттәге мәсьәләләрне: инвалидлар, ятимнәр турында кайгыртуны яки күп балалы гаиләләр проблемаларын хәл итүне беренче чираттагы бурыч итеп куюда. Бүген социаль эш-мәкәрлек өчен мөмкинлекләр аз түгел. Мәсәлән, кулдан эшләнгән кием-салым югары мода дөньясында һәрвакыт бәяләнгән. Ә безнең хатын–кызлар кул эшләренә талантлы!!! Мода яратучыларның күбесе сәйлән белән чигелгән киемне рәхәтләнеп киячәкләренә ышанам! Стеклярустан ясалган күбәләк яки чәчәк менә дигән бизәк булачак!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны инглиз теле өйрәнергә чакыра.
Белем бирү апрель –май айларына планнаштырылган( сишәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать 18.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр).
Беренче уку 1 нче апрель көнне 18 сәгатьтә Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 нче йорт адресы буенча булачак.
Барлык сораулар өчен телефоннар: (843)223-06-74, Грезнева Ольга Виктор кызы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Японя инвестицион форумы эшендә катнашты.
Форум 2014 елның 19 мартында «New Otani» (Токио, Япония) кунакханәсендә уза, аны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бергәләп оештырды. Форум кысаларында Россия - Япония икътисадый мөнәсәбәтләренең аеруча актуаль темалары буенча “түгәрәк өстәлләр” уздырылачак. Аерым алганда, энергияне сак тоту, автомобиль сәнәгате һәм инновацияләр өлкәләренә зур игътибар биреләчәк. VI Россия-Японя инвестицион форумы делегатлары медицина, транспорт һәм инфраструктура өлкәләрендә илләр арасындагы багланышлар буенча да фикер алышачаклар. Шулай ук Россия Федерациясенең инвестицион аграр проектлары экспозициясе булачак. Моннан тыш, Россия - Япония хезмәттәшлеге өлкәсендә кайбер инвестицион килешүләргә имза салу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International