ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).
Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.
Владимир Путин утырыш башланшганда искә төшергәнчә, әле генә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узган, анда Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиадагә әзерлек һәм аларны уздыруга үз өлешләрен керткәннәрнең уңышлары билгеләп үтелгән. Ул ассызыклаганча, «зур олимпия проекты – бу дистәләгән, йөз меңләгән кешеләрнең хезмәт җимеше».

23
март, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан җитәкчелеге республикабызны чит ил инвесторлары өчен кызыклы итү юнәлешендә зур эш алып бара. Узган атнада Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Япониягә сәфәре дә биредәге бизнес вәкилләрен Татарстандагы мөмкинлекләр белән таныштыру максатын йөрткән.

VI Россия-Япония инвестицион форумында Япония белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә шактый гына мөһим килешүләр дә имзаланган. Делегатлар энергияне сак тоту, автомобиль сәнәгате һәм инновацияләр мәсьәләсендә фикер алышкан. Шулай ук медицина, транспорт һәм инфраструктура өлкәләрендә илләр арасындагы багланышлар да каралды, дип сөйләде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.

Хуш киләсез, инвесторлар

Япония бизнесы Мәскәү, Санкт-Петербургтагы эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, бөтен Россия базарына актив рәвештә керергә тиеш дип билгеләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Россия-Япония инвестицион форумы Россия төбәкләренә үзләрен күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача.

22
март, 2014 ел
шимбә
Татарстан эшмәкәрләрен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге гаделсезлекләр борчуга сала. Аның каравы, республика эшкуарлары ришвәт бирми генә уңышка ирешергә өйрәнгән.

Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил вазифасы бер ел элек кенә булдырылды. Без бу эштә дә Россия төбәкләре арасында беренче булдык. Әйтергә кирәк, әлеге яңалык җитәкчеләр тарафыннан төрлечә кабул ителде: мондый вәкил булдыруны хуплаучылар белән бергә аның ни өчен кирәк булуын аңламаучылар да бар иде.

Шушы көннәрдә Татарстанның эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов Дәүләт Советы депутатларын үзенең бер еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика парламенты вәкилләре аның тырышлыгын шактый югары бәяләде.
2014 нче елның 19 нче мартында Аксубай муниципаль районынында индикатив идарә системасы буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Муниципаль берәмлекләр үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Фатыйхова Эльвира катнашты.
2013 ел программалары буенча хисап бирмәгән һәм 2014 елгы республика программалары буенча эшкә керешмәгән муниципаль районнар финанслау исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кайбер республика программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча узган киңәшмә беркетмәсе үтәлеше турында ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин белдерде.
Аерым алганда, ул муниципаль берәмлекләргә заказчылар белән бергә 2014 елның 14 мартына кадәр, районнар катнашкан республика программалары буенча башкарылган эшләр актларын тапшырып бетерү йөкләнгән иде, дип белдерде. Алар арасында – мәктәпләрне капиталь ремонтлау, күпфункцияле үзәкләрне капиталь ремонтлау, сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һ.б.
Кайбер муниципаль районнар 2013 ел өчен хисапны әлегә кадәр тапшырмады.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Русия төбәкләрендә яшәп, эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләребезне җыенга җыя. Быел ул 3 нче мәртәбә 14-16 март көннәрендә булып үтте.
Җыенда Русия төбәкләреннән, Кытайдан, Татарстан районнарыннан килгән 400дән артык делегат катнашты. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты һәм чыгыш ясады.
Конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җыенны ачып җибәргәндә: «Базар икътисады шартларында авылны яшәтү, юкка чыгудан саклап калу өчен хакимият, авыл башлыклары белән эшмәкәрләрнең бергә эшләве кирәк. Без бүген шушы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен җыелдык», - дип белдерде.

21
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Арча муниципаль районында эш визиты белән булды.
Визит кысаларында Мидхәт Шагиәхмәтов Арча районыныың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә булды.
Ул Арча шәһәре , Галактионовая урамы 27 нче йорт адресы буенча урнашкан.
2014 елның 21 июненнән алып 28 нче июненә кадәр Яшь эшкуарлар өчен «Предпринимательские сезоны 2014» Берләшмә форумы булачак.
Форму Краснодар крае Абрау-Дюрсо поселогында була.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша: +7 (495) 648-18-23 (доб. 209), шулай ук www.seasonsbiz.ru сайтында ала аласыз
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 15 март, 154 нче карары белән 2018 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында иҗтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү программасы расланды.

2018 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында иҗтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 ел, 30 декабрь, б-2593 нче боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибе исемлеген үзенең сайтында урнаштырган.

Кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибенең норматив нигезе Россия Федераөиясе Хөкүмәте 2001 ел, 11 май, 369 нчы һәм 370 нче карарлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International