Татарстан Республикасы делегациясе Япониянең Токио һәм Иокогама шәһәрләрендә булдылар

2014 елның 21 марты, җомга

Бүген, Япониягә эш визитының икенче көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Номура" тикшеренү институты гамәлгә ашыра торган проектлар белән танышты.


"Номура" институтының директорлар советы рәисе Акихиса Фудзинума үзенең сәламләү сүзендә Институтның 50 еллык тарихы Япониянең эчке мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгәне, әмма үзенең киләчәген компания дөнья мәсьәләләрен хәл итү юлларын табуга багышламакчы булуын хәбәр итте. Шуңа күрә Россия белән хезмәттәшлек Институт өчен мөһим, дип белдерде Фудзинума әфәнде.


Татарстан Президенты республика хезмәттәшлек мөмкинлеге турында сөйләшергә, тәҗрибә алышу потенциалын бәяләргә шат икәнен белдерде.


Nomura Agri компаниясе вәкиле Аой Фудзита Татарстан делегациясенә Япониядәге авыл хуҗалыгы һәм агробизнес үсеше турында сөйләде. Үсемлек фабрикаларын кертү, шәхси хуҗалыкларны берләштерү - бу адымнар, Фудзита ханым фикеренчә, аграр сектор үсеше, товар әйләнешен тизләтү, авыл хуҗалыгы продукциясенең өстәлмә бәясен арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановны япон агробизнесы алымнары бик тә кызыклы булды. Республика Президентаы сүзләренчә, "Номура" институты һәм Nomura Agri компаниясенең авыл хуҗалыгы территорияләрен актив куллану, агрофирмаларның җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм Татарстан Республикасында кулланырга кирәк.


Шуннан ТР делегациясенә Япониянең территориаль үсеш өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Институтның сәнәгать-инфтраструктура өлкәсендә консалтинг департаментының баш киңәшчесе Хидэюки Ямада "Номура" терииторияләрне юдыртып өйдерү (Токио ш., Одайба районы) проектында һәм иске сәнәгать төзелмәләрен яңадан оештыруда (Йокогама ш., Минато-Мирай районы) катнашканы хакында хәбәр итте.


Татарстан Президенты сәнәгать һәм инфраструктураны гармонияләштерү мәсьәләләре, территорияләрне төзекләндерү вакытында оптималь баланс табу республика өчен бик тә актуаль булуын билгеләде. "Номура" тәҗрибәсе безнең өчен кыйммәтле булыр иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International