2014 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми суммасы үзгәрми

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

2014 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми суммасы үзгәрми. Бу хакта бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында билгеле булды. “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законы проекты бүген беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.


Сессия утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Аның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.


Закон проекты белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Әлеге документ, РФ Бюджет кодексы таләпләре нигезендә, аның тиешле максатчан маддәләренә таянып, “2014-2020 нче елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасы һәм “2014-2020 нче елларга ТР гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасының “Һәркемгә уңайлы мохит” ярдәмчел программасы буенча чыгымнарны чагылдыру максатларында әзерләнде. Ике программа да ТР бюджеты турындагы закон кабул ителгәннән соң расланды.


Шуңа бәйле рәвештә, әлеге программа чараларын гамәлгә ашыруга 1 273,4 млн сум күләмендә ассигнованиеләр Бюджет турындагы законда аерым максатчан юнәлешләр һәм учреждениеләр сметалары буенча чыгымнар составында исәпкә алынды.


Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2014 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми суммасы үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International