Бүген икътисади шартларда, һичшиксез, эре инвестицион проектларны тормышка ашыру кызыклырак, әмма икътисад үсеше темпы акрынаю шартларында теләсә кайсы, хәтта кечкенә проект та аерым әһәмияткә ия.
Безнең районда да социаль үсеш мәсьәләләре белән генә чикләнмичә, күп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Үсә баручы бюджет дефициты төрле социаль проблемаларны хәл итүдә яңа алымнар һәм чишелешләр эзләргә этәрә.
Шушыларга бәйле рәвештә социаль һәм икътисади эффектларны берләштерә торган социаль эшмәкәрлек проектлары аеруча игътибарга лаек.
Социаль эшмәкәрлек Россия бизнесында шактый яңа төшенчә, чит илләрдә ул киң таралыш алган. Бездә дә ул, һичшиксез, үз урынын табар. Социаль эшмәкәрлекнең көчле ягы иҗтимагый әһәмияттәге мәсьәләләрне: инвалидлар, ятимнәр турында кайгыртуны яки күп балалы гаиләләр проблемаларын хәл итүне беренче чираттагы бурыч итеп куюда. Бүген социаль эш-мәкәрлек өчен мөмкинлекләр аз түгел. Мәсәлән, кулдан эшләнгән кием-салым югары мода дөньясында һәрвакыт бәяләнгән. Ә безнең хатын–кызлар кул эшләренә талантлы!!! Мода яратучыларның күбесе сәйлән белән чигелгән киемне рәхәтләнеп киячәкләренә ышанам! Стеклярустан ясалган күбәләк яки чәчәк менә дигән бизәк булачак! Милли чигүле әйберләргә һәм түбәтәйләргә сорау һәрвакыт зур.
Бүгенге көндә экологик проектлар, шәхси балалар бакчалары оештыру мөһим булып тора, дәүләт һәм бизнесның уртак тырышлыгы көтелгән нәтиҗәләргә китерәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә социаль бизнес белән кызыксынган оешмалар арта. Мәсәлән, “Безнең киләчәк” дигән региональ социаль программалар Фонды инде алты елдан бирле социаль эшмәкәрләргә процентсыз заемнар бирү рәвешендә финанс булышлыгы күрсәтә, консультацияләр үткәрә, мәгълүмати ярдәм бирә, закон инициативалары һәм укыту программалары эшли. 2013 елның 16 декабрендә “Безнең киләчәк” региональ социаль программалар Фондының Татарстан региональ вәкиллеге ачылды.
Фонд 2008 елдан бирле “Социаль эшмәкәр” дигән Бөтенроссия конкурсы уздыра. Анда шәхси эшмәкәрләр дә актив катнаша. Фонд инде үзләренең көчен сынап нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешүчеләргә дә, бу юнәлештә әле беренче адымнарын ясаучыларга да яисә бу турыда уйланып йөрүчеләргә дә булышырга әзер. Татарстан Республикасындагы вәкил телефоны: 8(843)2960084. Адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 25/22, конкурс өчен кайнар линия телефоны: 88003336878 (шалтырату бушлай).
Социаль эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеген исәпкә алып, 2013 елның 14 декабрендә Стратегик инициативалар агентлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының социаль өлкә инновацияләр үзәге эшли башлады.
Үзәкнең төп бурычлары: үз социаль бизнесын ачучыларга социаль эшмәкәрлек нигезләрен һәм практик күнекмәләрен өйрәтү, уңышлы эшләүче Россия һәм чит ил социаль эшмәкәрлек тәҗрибәсен җиткерү, социаль эшмәкәрләрнең эшчәнлеген консультация һәм анализ рәвешендә бәяләү, социаль эшмәкәрлеккә булышу юлларын табу.
Барыннан да элек, Татарстан Республикасы социаль өлкә инновацияләр үзәге кысаларында бер тәрәзә принцибы эшкә җигелгән, социаль эшмәкәрләр өчен барлык конкурслар, грантлар һәм шәхси инвесторлар тәкъдимнәре бер Интернет–сайтта ирекле файдаланыр өчен урнаштырыла.
Региональ вәкиллек алдында социаль эшмәкәрләргә ярдәм Фонды программаларын Татарстан Республикасы территориясендә тарату, шулай ук социаль эшмәкәрлеккә булышу һәм үстерүнең тулаем системасын формалаштыруга булышу бурычы тора.
Татарстан Республикасында эшмәкәр-ләргә булышырга һәрвакыт әзер торалар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы “Лизинг–грант” программасы буенча субсидияләр бирү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алуга конкурс игълан итте.
Конкурска сайлап алуга катнашу өчен гаризаларны Татарстан Республикасы эш-мәкәрлеккә ярдәм үзәге 2014 елның 13 мар-тыннан кабул итә башлады. Адрес: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 кабинет, тел./факс: (843) 524–90–90.