ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2014 ел
җомга
Әлеге программа буенча заявкалар 2014 нче елның 15 нче февраленнән башлап 24 нче февраленә кадәр кабул ителде.
Россия Федерациясенең 70 субъекты катнашты. Аларның 45 җиңүче дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына 23 841 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 45 субъекты арасыннан 2 нче урын алды. Беренче урында Санкт-Петербург шәһәре.


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны инглиз теле өйрәнергә чакыра.
Белем бирү апрель –май айларына планнаштырылган( сишәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать 18.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр).
Беренче уку 1 нче апрель көнне 18 сәгатьтә Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 нче йорт адресы буенча булачак.
Барлык сораулар өчен телефоннар: (843)223-06-74, Грезнева Ольга Виктор кызы.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Эшмәкәрләргә әле дә тыныч кына эшләргә ирек бирмиләр. Тикшерүләрне өч елга бер тапкыр гына алдан хәбәр итеп үткәрергә ярый дигән канун кабул ителгәч тә, эшләр җайланмаган. Планнан тыш тикшерүләр ниндидер шикаять кабул ителеп, прокуратурадан рөхсәт алынып кына үткәрелергә тиеш диелсә дә, конрольдә тотучы органнар канунны читләтеп үтәргә өйрәнгән.

Тикшерүләр, административ киртәләр, салым сәясәте – эшкуарларның төп зарлары әле дә шулар белән бәйле. Бизнес-омбудсменга килгән мөрәҗәгатьләр, җәмәгать оешмалары, малтабарларның үзләреннән алынган мәгълүматларны анализлаганнан соң ясалган нәтиҗәләр бу.

Татарстан президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Ногманов сүзләренчә, 2013 елда бизнесменнардан 201 мөрәҗәгать килеп ирешкән, телдән – 76, язма рәвештә 125 мөрәҗәгать теркәлгән. Алар, нигездә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы, җинаять җаваплылыгына тарту, тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре буенча шикаять итә икән.
Бүген ТР ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 140 мең эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты исәпләнә. ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, узган елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына карата 48 мең 825 тикшерү оештырылган, аларның 29 мең 628е – планнан тыш, 19 мең 197се план кысаларында үткәрелгән тикшерү.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов хәбәр итте.
Бизнес-омбудсмен сүзләреннән аңлашылганча, әлеге саннарга салым хезмәте, тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура уздырган тикшерүләр керми. Тимур Ногманов ТР социаль-икътисади мониторингы буенча комитеты китергән мәгълүматларны да җиткерде. Барлыгы 75 мең 300 тикшерү үткәрелгән, планнан тыш – 57 мең 853, план кысаларында 17 мең 489 тикшерү. Вәкаләтле вәкил әлеге чыганаклардагы саннарның тәңгәл килмәвен, тикшерүләрне анализлау буенча комплекслы эшнең әле калыплашмаганы белән аңлатты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда икътисадның инвестицион өлеше турында сүз барды.
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов эшчәнлекнең 2013 нче һәм агымдагы елгы кайбер күрсәткечләре буенча мәгълүматлар җиткерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге эшкуарлар өчен түләүсез семинар уздыра.
Семинар 2014 нче елның 1 нче апрелендә уза.
Семинар Казан шәһәре, Карл Маркс урамы 43 нче йорт , 313 нче аудиториядә була.
Укулар сәгать 10 нан башлап 12 сәгать 45 минутка кәдәр балачак.
Алдан язылу өчен телефон: 8(987)267-07-33.
2014 нче елның 22 нче һәм 23 нче апрельләрендә Роспатентның II Форумы «Инновационный потенциал России» исеме астында узачак.
Форумда катнашырга теләүчелә Мәскәү шәһәре, Бережковская наб. 24 нче йорт, 1 нче төз. адресы буенча катнаша алачак.
Форумда катнашу түләүсез.


31
март, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар-февраль айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 нче мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,88 процент тәшкил итә. 15 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,07 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Питрәч, Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International