Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Кирәкле мәгълүматлар
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты стратегик инициативалар агентлыгы советының Күзәтчелек советы утырышында катнашты
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күзәтчелек советы вәкилләре илкүләм рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре, илдә эшлекле климатны яхшырту, социаль өлкәдә берничә инициатива, шулай ук Кырымның кече һәм урта бизнесына хокукый мәгълүмат җиткерүне оештыру турында сөйләштеләр.
9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Илдар Халиков: “Җитештерүдәге имгәнүләрнең кимүе күзәтелә, ләкин бик аз”
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә республиканың сәнәгать һәм төзелеш объектларында нормаларны һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны бетерү өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк.
ТР Хөкүмәте Йортында Кырымның Бакчасарай районына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кырымның Бакчасарай районына ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында булган киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, ТР Хөкүмәте башлыгы, Кырымның Бакчасарай районы Татарстан Республикасына методик һәм матди ярдәм алу өчен беркетелгәнен искә төшерде.
Бүген Илдар Халиков министрларга Бакчасарай районындагы коллегалары белән элемтәгә чыгуны йөкләде. Беренче чиратта тармак министрлары Бакчасарай районындагы охшаш тармакларга характеристика бирергә тиеш, шулай ук алар методик һәм матди ярдәмне билгеләргә тиеш.
Кичә Бакчасарай районы җитәкчеләре белән очрашуда һәм Дмитрий Козак уздырган киңәшшмәдә яңгыраган иң җитди мәсьәләләр исәбендә- язгы кыр эшләрендә ярдәм итү, кышка әзерләнү, 1 сентябрьгә мәктәпләрне әзерләү эшләре санала. Шулай ук 1 октябрьгә территориаль планлаштыру схемасын, муниципалитетлар төзелешенең генераль планнарын әзерләргә кирәк.
8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы һәм Шарҗ әмирлеге Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Бүген, Дубайда ел саен уздырыла торган AIM инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе Шарҗ әмирлеге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әхмәд Мөхәммәд әл Мидф белән беренче очрашуын уздырды. ТР делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының БГӘдәге сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, “Иннополис” махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу барышында Татарстан делегациясе өчен Шарҗ әмирлегенең икътисади һәм инвестиция потенциалын тәкъдир иттеләр, һәм шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының эшчәнлеге һәм өстенлекле юнәлешләре үсеше турында сөйләделәр. Шарҗда егермеләп сәнәгать зонасы булдырылган. Монда нигездә химия сәнәгатенең урта һәм кече предприятиеләре тупланган һәм ирекле икътисади сәүдә зонасы оештырылган.
Татарстан Республикасы вәкилләре Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды
Бүген Дубайда ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның Хосусый сектор үсеше буенча Ислам корпорациясе төбәк бүлекчәсе (Азия) директоры Әхмәд Халид белән очрашуы булды.
Очрашу IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды. Очрашу барышында “Хаҗ” инвестицион-туплау фондын булдыру вариантлары турында фикер алыштылар. Ике яктан да катнашучылар үрнәк сыйфатында Малайзия хаҗилары өчен булган фондның бизнес-моделен карадылар.
“Ел саен Татарстанда хаҗ кылучылар саны арта бара, һәм хәзер мондый фонд булдыру мәсьәләсе бик актуаль”, -дип белдерде Линар Якупов. Аның сүзләренчә, мондый фонд кешеләргә акчаларын салып куеп , ә кирәкле сумма туплангач хаҗ кылырга бару мөмкинлеген бирәчәк.
7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Әлмәттә авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды
Бүген Әлмәт политехника техникумы базасында Татарстанның 7 районы авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.
Семинарда катнашучыларны ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.
Район башлыгы кунакларны Әлмәт районында гамәлгә ашырыла торган өстенлекле юнәлешләр белән таныштырды. Авыл җирлекләрен үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Мондый семинарлар үткәрү инде күркәм традициягә әверелде. Авыл җирлекләре башлыкларыннан тыш, аларда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары да катнаша. Алар үз эшчәнлекләре юнәлешләре буенча актуаль темаларга чыгышлар ясый. Чараның төп максаты – җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре арасында җанлы диалог урнаштыру.
Кайбыч районы эшмәкәрләре катнашында узган җыелыш
Районның барлык эшмәкәрләре катнашында узган җыелышта әлеге “юл картасы” мәсьәләсен кузгатмасалар да, бизнесны үстерү юллары турында эшлекле фикерләр күп яңгырады.
Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциясе вице- президенты Рәфыйк Шәйхетдинов, эшмәкәрлекне үстерү өчен, җирле хакимият, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек ныклы булырга тиешлегенә тукталып, Татарстан Президентының еллык юлламасындагы чыгышыннан өзек тә китерде: “Гражданлык җәмгыяте институтларын эзлекле рәвештә үстерү, коммерциячел булмаган оешмалар инициативаларын арттыру һәм бу процесска бизнес җәмәгатьчелекне актив җәлеп итү мөһим.” Шул ук вакытта ул, Татарстан районнарындагы эшлекле климат һәм эшлекле активлыкка анализ ясап, бездә эшлекле климат индексының югары булмавына тукталды. Дөрес, индекс 2008-2012 еллардагы күрсәткечләргә карап чыгарылган. Бизнесны алга таба үстерү өчен эш башлаучы эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм итү, эшмәкәрләргә дәүләт программаларына керергә булышу, моның өчен район сайтында эшмәкәрлеккә кагылышлы барлык мәгълүматларны куеп бару, хәбәрдарлык кирәклегенә басым ясады.
Татарстан Республикасы һәм Шардж әмирлеге Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Бүген, Дубайда ел саен уздырыла торган AIM инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе Шардж әмирлеге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әхмәд Мөхәммәд әл Мидф белән беренче очрашуын уздырды. ТР делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, БГӘдә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев бар.
5
апрель, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында I кварталда 87,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән
2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
4
апрель, 2014 ел
җомга
Татарстанда авыл туризмын үстерергә ниятлиләр
Татарстанда авыл туризмын үстерү турында җитди уйланырга карар иттеләр. Моның өчен хәзерге вакытта махсус программа эшләнелә. Бүген ТР яшьләр һәм спорт министрлыгында киңәшмәдә бу юнәлешне булдыру һәм алга этәрү өчен нәрсә кирәк, шулай ук республикада туризм продуктлары торышы турында фикер алыштылар.Чарада, ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Ивановтан тыш, ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева, 4 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин республиканың муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчеләре, шулай ук Татарстанда авыл туризмы юнәлешләрен үстерүче эшмәкәрләр катнашты.
Руфия Мөхәмәдиева белдерүенчә, республикада авыл туризмы проектларын уңышлы гамәлгә куючы Россия Федерациясе һәм чит илләр тәҗрибәсен өйрәнеп, Татарстан тәкъдимнәре күп милләтле һәм этник үзенчәлекләрне исәпкә алып үсеш алырга тиеш, дигән карарга килделәр.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз