2014 нче елның 6 нчы маенда ТР Дәүләт Советында булган матбугат конференциясендә “2011-2015 нче елларга ТР Социаль-икътисади үсеш программасын раслау турында”гы ТР Законын тормышка ашыру барышы хакында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына ТР ДСның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җавап бирде.
Марат Галиев билгеләп үткәнчә, ТР алдында җитди бурычлар тора: Татарстан XXI гасырның глобаль тенденцияләренә туры килергә тиеш. Татарстан – нефть чыгаручы республика, дип искәртте парламентарий. Нефть эшкәртүнең чагыштырма авырлыгын арттырырга кирәк. “Бу үзгәреш булды – үткән ел нәтиҗәсе буенча нефть химиясен эшкәртү өлеше нефть чыгару өлешеннән артты. Бу бик җитди нәрсә, моңа республика соңгы 20 ел дәвамында омтылды”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук депутат сүзләренчә, машина төзелешендә сыйфат ягыннан үзгәреш булды – бу тармак тоткан урыны буенча нефть чыгару белән тигезләште диярлек. Марат Галиев бу тенденцияләрне уңай дип саный. Моннан тыш, уртача гомер озынлыгының артуы ягыннан уңай үсешкә ирешелгән: ул 72,1 яшь тәшкил итә. “Бу бик мөһим күрсәткеч”, - дип өстәде парламент комитеты башлыгы.
ТР икътисад министры ассызыклаганча, республикада кече һәм урта бизнес секторы үсешенә зур әһәмият бирелә.