2020 елга илебездә 25 миллион югары җитештерүчәнлеккә ия эш урыны булдырылырга, хезмәт нәтиҗәлелеге исә 2018 елга 1,5 тапкырга арттырылырга тиеш. Мондый максатларга ирешү өчен беренче чиратта кадрлар мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Идарәчеләр осталыгынннан да күп нәрсә тора.
Менә инде 16 ел республикабызда идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы гамәлгә ашырыла. Бу дәвердә 2 меңгә якын төрле дәрәҗәдәге җитәкче үз квалификациясен үстергән инде. Әлеге программа буенча укып чыккан идарәчеләр бер төркем күнекмәләр ала һәм алга таба уңышлы гына аларны үз эшчәнлегендә куллана.- Программада катнашучыларның 60 проценты карьера баскычы буенча үсте, 12 процент үз бизнесын булдырды. 70 проценттан артыгы үз проектларын уңышлы гына тормышка ашырды, - дип сөйләде Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев.
Президент программасы буенча укып чыгу (550 сәгать) 80-110 мең сум тора. Шуларның 66 проценты республика һәм федераль казнадан каплана. 34 процентын гына укырга җибәрүче оешма яки җитәкче үзе түли.
Программа кысаларында идарәчеләрне укыту гына түгел, илебезнең яки чит илләрнең иң эре предприятиеләрендә стажировкалар үтү мөмкинлеге дә каралган. Әйтик, күп кенә җитәкчеләр Япония, Нидерланды, АКШ, Финляндия, Франция, Германиядә булып, гамәли күнекмәләр алган. Бу чыгымнар шулай ук федераль бюджеттан каплана.
2014-2015 елга президент программасы буенча укырга теләүчеләрдән гаризалар 25 майга кадәр кабул ителә. Үз белемен үстерергә теләүчеләр бәйгедә катнашу шартлары турында тулы мәгълүматны Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында карый ала.